Титан
Титан – Менделеевнын периодик системасынын 4 группа элементы. Атом номеры – 22, атом массасы – 47,90. Элементның атом массасы 47,867(1). Ti символы белән билгеләнә. Гади матдә титан — ныклы җиңел металл, көмеш ак төстә. Коррозиягә нык чыдамлы. Титан — актив металл. Ул көмеш-ак төстә, тыгыз, ныклы һәм җиңел. Ул тимердән ике тапкыр җиңелрәк, ә ныклыгы буенча бик күп металларны уздыра. ЭтимологияТитаннар – борынгы грек мифологиясендә – баһадирлар, Уран һәм Гея балалары. ЯтмаларыТитанның зур ятмалары Көньяк Африка Республикасы, Рәсәй, Украина, Канада, АКШ, Кытай, Норвегия, Швеция, Мисыр, Австралия, Һиндстан, Көньяк Корея, Казакъстан территорияларында бар; сибелмә чыганаклары Бразилия, Һиндстан, АКШ, Сьерра-Леоне, Австралия территорияләрендә урнашкан[1]. БДБ илдәрендә титан рудаларының запаслары буенча Рәсәй Федерациясе (58,5 %) һәм Украина (40,2 %) алгы рәтләрдә тора. Рәсәйдә иң эре титан чыгару урыны — Ярегское. ![]() Металлик титанны күп сәнәгать тармакларында куллану аны ныклыгы корыч ныклыгына якын булуында, шул ук вакытта ул корычтан 45 % -ка җиңел. Титан алюминийдан 60 %-ка авыррак, әмма ул ныклыгы буенча якынча ике тапкырга өстенрәк. Физиологик үзенчәлегеТитан физиологик яктан инерт дип санала, шуның аркасында протезлауда организм тукымалары белән турыдан-туры бәйле металл буларак файдаланыла. Илләмәгәр титан тузаны канцероген булуы мөмкин. Титан, әйтелүенчә, шулай ук стоматологиядә кулланыла. Титанны куллануның үзенчәлеге ныклыкта гына түгел, ә металлның сөякләргә дә ялгана алуы, бу исә тешнең ныклыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. ТарихБу элементны диоксид рәвешендә ике галим – У. Грегор һәм М. Клапрот ачалар. Оксидны металлга әйләндерү ул галимнәрдә килеп чыкмый. Металлик титан беренче тапкыр 1825 елда Берцелиус тарафыннан чыгарыла, чиста хәлдә 1925 елда голландияле А. ван Аркел һәм И. де Бур тарафыннан алына. 1940 елда Люксембург егете Вильгельм Кролль тетрахлоридтан металл титанны торгызуның гади магниетермик ысулын патентлаганчы, Титан сәнәгать кулланышын тапмаган.[2] Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia