Висмут
Висмут (лат. Bismuthum, Wismatum, Bi) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 15 төркем элементы. Тәртип номеры - 83. Гади матдә нормаль шартларда көмешсу ялтыравыклы, алсурак төсмерле металл.
СимволыВисмут элементының символы — Bi (Висмут (20 гасыр уртаһынаса — Бисмут) тип укыла). Тарихы һәм атаманың килеп чыгышыЛатинча Bismuthum яки немец телендәге Masse weisse, «ак масса»[7] дигәннән килеп чыккан дип фараз ителә. Висмут Европада гына кулланылып калмый. Инкалар салкын корал эшләү процессында кулланганнар, ул матур ялтыравык төс биргән, чөнки висмут оксиды шундый сыйфатларга ия. 1546 елда Висмут турында немец минералогы һәм металлургы Георгиус Агрикола тарафыннан беренче тапкыр телгә ала. 1739 елда немец химигы И. Г. Потт Висмут шулай да аерым химик элемент икәнен ачыклый. 80 елдан швед химигы Берцелиус химик элементлар исемлегенә беренче тапкыр Bi символын керткән[8]. ТабигатьтәҖир кабыгында массасы буенча висмут нисбәте — 2×10−5 % , диңгез суында — 2×10−5 мг/л. Висмутны чыгару һәм куллануВисмут — ярыйсы сирәк металл, һәм аны чыгару/куллану елына 6000 тоннанан бик артмый (елына 5800-дән 6400 тоннага кадәр). Билгеле булган висмут ятмалары Германия, Монголия, Боливия, Австралия, Перу дәүләтләрендә, Рәсәйдә һәм башка илләрдә[9]. Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia