Рубидий
Рубидий (лат. Rubidium, Rb) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 1 төркем элементы. Тәртип номеры - 37. Гади матдә рубидий — йомшак, тиз эрүчән селтеле металл, көмешсу-ак төстә. СимволыРубидий элементының символы — Rb (Рубидий тип укыла). ҮзенчәлекләреМеталлик рубидий металлик калийга һәм металлик цезийга тышкы күренеше, йомшаклыгы һәм ток үткәрүчәнлеге белән охшашлыкка ия. Рубидийны ачык һавада саклау ярамый, чөнки барган реакцияләрдә бик күп елылык бүленеп чыга, хәтта кайсы бердә металлның кабынып китүенә дә китерүе ихтимал. Рубидийның суга караганда тыгызлыгы югары, шуңа күрә башка селтеле металлар төркеменнән аермалы рәвештә, суда бата. ТарихыРубидий 1861 елда Роберт Вильгельм Бунзен һәм Густав Роберт Кирхгоф тарафыннан ачыла. Алар спектраль анализ ярдәмендә алюмосиликатларны тикшергәндә яңа элемент табалар. Элементның спектр хасиятләре куе кызыл төстә булганлыктан, аңа рубидий дигән исем биргәннәр (латинча rubidus "куе кызыл "). ЯтмаларыРубидий кергән минераллар (лепидолит, циннвальдит, поллуцит, амазонит), Германия, Чехия, Словакия, Намибия, Зимбабве, Төркмәнстанда һәм башка илләрдә табыла[1]. ҖиһандаАномаль югары микъдар рубидий Торн — Житков объектларында (объекты Торна — Житков) күзәтелә (кызыл гигант яки сверхгигант, аның эчендә нейтрон йолдыз бар)[2]. Әдәбият
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia