Рентгений
Рентгений (лат. Roentgenium, Rg) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 11 төркем элементы. Тәртип номеры - 111. Гади матдә рентгений — күчемле металл. Иң озак торучы (ярым таркалу периоды — 2,1 минут) билгеле изотобының масса саны 282. СимволыРентгений элементының символы — Rg (Рентгений тип укыла). Тарихы һәм исем бирелүеРентгений 1994 елда Германияның Дармштадт каласы янындагы Виксһаузен районында урнашкан Авыр ионнар институты тарафыннан ачыла. 111 элемент синтезын 1994 елның 8 декабрендә беренче тапкыр алман физиклары үткәргән. Алман физикларынан тыш, халыкара төркемгә Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтыннан өч рәсәй галиме, болгар (В. Нинов), ике словак һәм Финляндиянең бер вәкиле кергән. Беренче синтез түбәндәге реакция буенча үткәрелә. Элементны башлап ачучылар аны билгеле немец физигы, Нобель премиясе лауреаты, нурны ачкан Конрад Вильгельм Рентген хөрмәтенә рентгений дип атарга тәкъдим итәләр[1]. Элементтың символы— Rg. IUPAC 111 элементның ачылуын рәсми рәвештә 2003 елда таныган. ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia