Празеодим
Празеодим (лат. Prasaeodymum, Pr) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 59. Лантаноидлар төркеменнән, көмөшсу мәгъдән. СимволыПразеодим элементының символы — Pr (Празеодим дип укыла). Исеменең килеп чыгышыИсеме грек. πράσιος — «аксыл-яшел» һәм δίδυμος — «игезәк» дигәнне аңлата. Мондый атама белән ул тозларының төсенә һәм элементның ачылу тарихы белән бәйле. ТарихыПразеодим 1895 елда Карл Ауэр фон Вельсбах тарафыннан ачыла. Ул 1839 елда швед химигы Карл Мосандер тарафыннан табылган дидим элементының физик һәм химик үзенчәлекләре якын булган ике элементның катнашмасы булуын билгели, аларга ул неодим һәм празеодим дип исем бирә. ТабигатьтәҖир кабыгында празеодимның нисбәте — 9 г/т, океан суларында — 2,6×10−6мг/л[1]. Чыгарып алуПразеодимны сирәк очрый торган җир элементлары белән катнашмалардан алалар. Экстракцияле һәм хроматографик бүлү һәм ваклап кристаллаштыру вакытында празеодим җиңел лантаноидлар белән бергә туплана һәм неодим белән кушылып аерыла. Алга таба празеодимны неодимнан аералар һәм 850oC температурада термик юл белән яки электролизлап саф металл рәтенә күчерәләр. КуллануПразеодим ионнары 1,05 мм дулкын озынлыгы белән лазер нурланышын тудыру өчен кулланыла (инфракызыл нурланыш). Празеодим фториды лазер материалы буларак кулланыла. Празеодим оксиды пыяла эретү өчен файдаланыла, аңа кушылганда аксыл- яшел төс бирә. Празеодим мишметалл компоненты булып тора, корычка легирлау өстәмәсе итеп файдаланыла. Магнийлы кобальт һәм никель эретмәләре составына керә. Шулай ук карагызЧыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia