Осмий
Осмий (лат. Osmium, Os) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 76. Стандарт шартларда булганда, ул зәңгәрсу төстәге металлдан гыйбарәт. Күчмә металл, платина (агалтын) металларына карый. Иридий белән беррәттән, барлык гади матдәләр арасында иң тыгызларыннан. Теоретик исәп-хисапларга караганда, аның тыгызлыгы хәтта иридий белән чагыштырганда да югарырак[1] СимволыОсмий элементының символы — Os (Осмий дип укыла). Исеменең килеп чыгышыОсмийның исеме бор. грек. ὀσμή телендәге «ис» дигәннән килеп чыккан.[2] ТарихыОсмий 1803 елда инглиз химигы Смитсон Теннант белән Уильям Х.Уолластондың хезмәттәшлегендә ачыла. Үзара охшаш булган тикшеренүләр француз химиклары Колле-Дескоти, Антуан де Фуркруа һәм Воклен тарафыннан үткәрелә, алар да платина рудасының эреми калган утырымында әлегәчә билгеле булмаган элемент барлыгы турында нәтиҗәгә киләләр. Гипотетик элементка птен исеме бирелә. (πτηνός — канатлы), әмма Теннант тәжрибәсе аның ике элемент катнашмасынанан — иридий һәм осмийдан торуын күрсәтә. Яңа элемент ачылуы Теннанттың Лондон король җәмгыятенә хатында 21 июнь 1804 елда документлаштырылган[3][4]. ЯтмаларыОсмийлы иридийларның төп ятмалары Рәсәй (Себер, Урал), АКШ (Аляска, Калифорния), Колумбия, Канада , Көньяк Африка илләре, Тасмания, Австралия дәүләтләрендә тупланган. Казакъстан экспортка саф осмий җибәргән бердәнбер ил булып кала. Иң зур ятмалар запасы Көньяк-Африка Республикасындагы Бушвельд комплексында[5]. Башка асыл металлар белән бергә тимер метеоритларында очрый. Шулай ук осмий күкерт һәм мышьяк (эрлихманит, осмий лауриты, осарситт) берләшмәләре рәвешендә очрый. Осмийның мәгъдәннәрдәге нисбәте кагыйдә буларак, 1×10−5. Биологик һәм физиологик ролеБиологик роль уйнамый[6]. Һавада оксидлашып, үтә агулы тетраоксид осмий OsO4 рәвешенә керә, шуңа күрә күзне әчеттерә, өске тын юллары, пневмония, бөер шешүе авыруларына китерә[7]. Шулай ук карагыз
Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia