Индий
Индий (лат. Indium, In) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 49. Гади матдә индий — җиңел чүкелүчән, тиз эри, бик йомшак металл, көмөшсу-ак төстә. Химик үзенчәлекләре буенча алюминий һәм галлийга, тышкы күренеше белән цинкка охшаган. СимволыИндий элементының символы — In (Индий дип укыла). ТарихыИндийны немец химиклары Фердинанд Райх һәм Теодор Рихтер (Richter Theodore) 1863 елда цинклар буенча спектроскопик тикшеренү вакытында таба[2][3]. 1867 елда бөтен дөнья күргәзмәсендә индийның ярты килограмлык коелмасы китерелгән булган инде[4]. Исеменең килеп чыгышыИндийдагы спектрның ачык эмиссия хасияте — индиго төсе. Атама шуннан чыгып бирелгән. Чыгарып алуИндийны цинк һәм әзрәк нисбәттә кара һәм аккургашларның калдыкларыннан җитештерәләр. Физик үзенчәлекләре
Биологик әһәмиятеИндий организмда сизелерлек метаболик роль уйнамый[5] Вакытлыча кешенең мускулларында, сөяк һәм тиресендә туплануы мөмкин. III валентлы эрүчән кушылмаларын инъекция белән керткән очракта бөер өчөн агулы булуы ихтимал[6] Озак вакыт индий, гидроксид, оксидлары тузанын суларга туры килгәндә Калып:Тәржемәһез 3 дигән үпкә авыруын тудыруы ихтимал[7] Индийның эш зонасы һавасында рөхсәт ителгән концентрациясе 0,1 мг/мм3 (Хезмәтне саклау милли институты, АКШ), әмма үпкә ауырулары турында мәглүмат килеп чыккач, кагыйдәләр катгыйлана башлый. Мәсәлән, Япония Милли иминлек һәм хезмәт гигиенасы институты ПДК-ны 0.0003 мг/м3[8] дип билгели. Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
(ингл.) |
Portal di Ensiklopedia Dunia