Европий
Европий (лат. Europium, Eu) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 63. Атом массасы 151,964 а. лантаноидлар төркеменә карый, шулай ук табигатьтә сирәк очрый торган элемент. Гади матдә европий башка лантаноидлар кебек үк — йомшак көмөшсу-ак металл, һавада җиңел оксидлаша. СимволыЕвропий элементының символы - Eu (Европий дип укыла). ТарихыСоңрак европий дип танылган спектраль хасиятләре беренче булып Крукс (1886) һәм Лекок де Буабодран күзәткәннәр (1892). Демарсе 1896 елда элементның спектры күрелә, ә 1901 елда элементты бүлеп алуга ирешелә, аңа Европа хөрмәтенә европий дип исем бирә[1]. ТабигатьтәЕвропий лантаноидлар составына керә, Америка Кушма Штатлары, Казакъстан, Рәсәй, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия җирләрендә еш очрый. Дөньяда иң зур ятмалары Кениядә[2]. Байтак запаслары Тын океан утраулары янында тирән судагы сирәк очрый торган минераллар ятмаларында, Японияның Минамитори икътисади зонасында урнашкан[3]. Чыгарып алуМеталлик европийны Eu2O3 матдәсен углерод яки лантан вакуумында торгызып, шулай ук EuCl3 расплавын электролизлап алалар. ![]() Су сыйфатына йогынтысыЕвропий суда үзен кальций сыман тота. Европийның аз минераллашкан табигый суларда максималь күзәтелә торган концентрацияләре 1 мкг/л-дан кимрәк ( диңгез суларында — 1,1×10−6 мг/л) тәшкил итә. Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia