Натрий
Натрий – Менделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 11нче сан астында урнашкан химик элемент. Натрий селтеле металларга керә, аның атом массасы 22,98977. Ачу тарихы1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Бу вакытта натрийга содий (Sodium) исеме бирелә. Икенче елны, танылган "Физик анналлары" авторы Гильберт бу металлны натроний (Natronium) дип атарга тәкъдим итә. Соңрак Берцеллиус бу исемне натрийга (Natrium) кадәр кыскарта. "Натрий" атамасы борынгы Мисырда, грекларда һәм Румда таралаган булган. Борынгы Мисырда натро, яки нитрон дип, сода күлләреннән һәм үсемлек көләреннән алынган селтене атаганнар. Физик һәм химик үзлекләреНатрий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,97 г/см3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә. Натрий – көчле кайтаручы. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корыла. Натрий бик тиз оксидлаша, шуңа күрә аны керосинда сакларга кирәк. Башка селтеле металлар кебек үк су белән бик кызу реакциягә керә, селте хасил итә, су тудыргыч аерыла. Шулай ук карарга мөмкин |
Portal di Ensiklopedia Dunia