Кобальт
Кобальт (лат. Cobaltum, Co) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 27. Элементның атом массасы 58,933194(4)[1]. Гади матдә кобальт — көмөшсу-ак, бераз саргылт металл, зәңгәрсу яки алсурак төсмере бар. Ике кристаллы модификациягә ия. СимволыКобальт элементының символы — Co (Кобальт тип укыла). Исеменең килеп чыгышы«Кобальт» атамасы алман. Kobold— тау иясе, гном дигәннән килеп чыккан. Кобальт минералларын яндырганда аларның составындагы мышьякның оксиды бүленеп чыгып, кешеләр агуланган. Моның сәбәбен таучылар тау иясе Кобольдтан күргәннәр һәм элементка да шул исемне биргәннәр. 1735 елда швед минералогы Георг Брандт элек билгесез металл тапкан һәм аны кобальт дип атаган. Ул шулай ук нәкъ шул элементның берләшмәләре пыяланы күк төскә буяуын ачыклаган — аның бу үзенчәлеге белән борынгы Ассирияда һәм Вавилонда файдаланган булганнар әле. ТарихыКобальт кушылмалары кешегә борынгы заманнан ук билгеле. Борынгы Мисыр каберләрендә күк кобальт стаканнар, эмальләр, буяулар очрый. Беренсе күк буяу 1800 елда әзерләнгән. ЯтмаларыҖир кабыгында кобальтның масса өлеше 4×10−3%. Әдәбият
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia