Тербий
Тербий (лат. Terbium, Tb) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 65. СимволыТербий элементының символы — Tb (Тербий дип укыла). ТарихыТербий 1843 елда Мосандер тарафыннан ачыла. 1843 елда швед химигы К. Г. Мосандер Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заман эрбий элементы) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган). XХ гасыр башында француз химигы Жорж Урбэн, ионлы алмашу технологиясен кулланып, беренче тапкыр таза тербий ала[1]. Исеменең килеп чыгышыХимик элемент рәттән тагын өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган — бу авыл Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан. ТабигатьтәТербий кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 4,3 г/т. ЯтмаларыТербий лантаноидлар[2] составына керә, Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавияда еш очрый. Японияның аерым икътисади зонасында Тын океанның Минамитори утравы янында сирәк очрый торган җир минералларының тирән судагы ятмалары запаслары шактый зур[3]. Чыгарып алуТербийны сирәк Җир элементлары катнашмасыннан ионлы хроматография яки экстракция ысуллары белән аерып чыгаралар. Компьютер җитештерүдәСоңгы елларда компьютер җитештерүдә тербий ферриты аерым әһәмияткә ия була бара. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia