Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Нугай (мәгънәләр) битенә күчегез.
Нугай (рус. Нугайка ) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Гали авыл җирлеге составына керә.
Географиясе
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы [ 3] , урман-дала зонасында[ 4] , Саураш елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 2 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[ 3] .
Тарихы
Авылны 1921 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы кешеләре нигезләгән.[ 5]
2021 елның 16 июнендә авылда сәясәт корбаннарына һәйкәл ачылган.[ 6]
Халык саны
Милли составы
2002 елда авылда 46 кеше, 2010 елда авылда 73 кеше яшәгән,[ 8] татарлар .[ 9]
Дин
Авылда 1926 елдан мәчет эшләп килә, 1962 елда ябыла, ә 1990 елларда төзекләндерелеп кулланышка тапшырыла.[ 5]
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
↑ 3,0 3,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области . Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
↑ 5,0 5,1 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
↑ Самара өлкәсенең Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннарга һәйкәл ачылды.
↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник .
↑ Коряков Ю. Б. . База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России» .
Татар авыллары
Рязань өлкәсе
Ак аймак Кара аймак Кара аймакка якын Кара зыбыннар