Бозбаш
Бозбаш (рус. Бузбаш) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге составындагы татар авылы. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көнчыгышка таба якынча 3 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[5]
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[3]. ТарихыАвылга 1911 елда Камышлы авылында янгын чыгып йортлары янгач күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган.[6][7] Халкы2002 елда авылда 183, 2010 елда 173 кеше яшәгән, барысы да татарлар.[8][9] Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[7] ДинИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia