Кызан
Кызан (Татарская Башмаковка) — Әстерхан өлкәсенең Идел буе районында урнашкан торак пункт. Сәгать поясыКызан Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә. Халык
Милләтләр (2010): татарлар — 88,7%, урыслар — 8,3%.[6][7] География һәм климатАвыл Идел елгасы дельтасында урнашкан. Авылның урнашуы янында Идел елгасы Иске Идел, Бахтемир һәм Кизань якаларына бүленә. Тарихи белешмәБиредәге йорт татарлары тарафыннан нигезләнгән. Нигезләү датасы төгәл билгеле түгел. Документларда беренче искә алу 1614 елга карый. Нигезләүче булып Гила Кызан дигән биредәге татарларның җитәкчесе санала. С.Гмелин (1768) һәм П.Небольсин эшләрендә тасвирлана. Элеккеге заманда дүрт даирә - мәхәлләгә бүленгән: Курнат авыл, Базар авыл, Хуҗа авыл һәм Кинегас авыл. Авыл янында Хәзәр Каханлыгы һәм Алтын Урда чоры археологик һәйкәлләре күп. ИкътисадХалыкның төп шөгыле булып теплицаларда яшелчә культураларын үстереп аларны Әстерхан һәм ил базарларына илтү тора. Шулай ук халык төрле шәһәр һәм биредәге предприятие һәм учреждениеләрендә эшли. Шәхесләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia