Яңа Мәчәләй
Яңа Мәчәләй (рус. Новомочалеевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Кротково авыл җирлеге составына керә. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Олы Кенәле елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә. ТарихыАвылны 1907 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Мәчәләй авылы кешеләре нигезләгән.[5] 1931 елда 33 хуҗалыкта 177 кеше яшәгән.[5] Халык саны
2002 елда авылда 153 кеше, 2010 елда авылда 135 кеше яшәгән,[7] татарлар.[8] ДинАвылда 1990 елдан мәчет эшләп килә.[5] Социаль өлкәАвылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты эшли.[5] Мәгариф1911 елда беренче мәктәп ачыла, ул Иске Ярмәк авылы мәдрәсәсе нигезендә белем биргән. 1922 елда ябыла.[5] Икътисады1929 елда Нариманов исемендәге колхоз оеша. 1951 елда «Кызыл партизан» колхозы белән берләштерелә, 1955 елда «Ленин юлы» колхозы дип үзгәртелә. Бүгенге көндә таркалган.[5] Халык нигездә шәхси йорт яны хуҗалыгы тоту белән шөгыльләнә. 4 фермер хуҗалыгы бар.[5] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia