Дәүләткол (Самар өлкәсе)
Дәүләткол (рус. Давлеткулово) — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге кысаларында татар авылы. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[3], урман-дала зонасында[4], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан төньякка таба якынча 5 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[5]
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[3]. ТарихыАвылга 1922-нче елларда Камышлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган [6]. Халкы2002 елда авылда 148, 2010 елда 149 кеше яшәгән, барысы да татарлар.[7][8] Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[9] ДинАвылда бер мәчет бар.[10] МәдәниятАвылда мәдәния йорты, аның каршында «Дисәнә» фольклор коллективы эшләп килә.[9][10] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia