Иске Мочали
Иске Мочали – Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы татар авылы. Кече Мәдәнә суы өстенә урнашкан, Пилнә ш.т.б. кадәр 9 км ара. Яңа Мочали белән Яңа Мочали авыл советын тәшкил итә. Мочали атлы ике авыл ул – берсе Иске Мочали, икенчесе – Яңа Мочали, бу авылларны бер елга гына аера. 2009 елда яңа, 35 млн сумга төшкән 72 метрлы күпер сафка басты. Эрбишча белән Мочали арасы – кыр юлы, бернинди әсфәлт җәелмәгән, аралары 7-8 чакрым. Мочали авылы Пилнә районына керә, шуңа күрә ике зур татар авыллары арасында таш юлы юк, хәттә үзләре бере–беренә килеп–китеп йөрсәләрдә. Сугышта үлгәннәр саны – 202 ике авылга. Элек ике авылга ике мәктәп булса, әле Яңа Мочалидә урта мәктәп бар. Күмәк хуҗалык сакланган («Алга», рәисе – Х. Фәйзерахманов) Предпприятиеләрдән «Пождепо» бар. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia