Денискино
Денискино (Денис авылы; рус. Денискино) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы авыл, Денискино авыл җирлегенең административ үзәге. ГеографиясеАвыл район үзәге Шонталы станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). ТарихыТатарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя. Бу чорда Денискино авылына нигез салына.[3] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[4] 1917 елга авылда 1000нән артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә булган.[3] Халык саны2002 елда авылда 1341 (99% татарлар),[5] 2010 елда 1128 кеше яшәгән.[6] Шәхесләр
ДинБүгенге көндә Денискино авылында ике мәчет эшли. XX гасыр башында исә 4 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килгән.[3][7] 1910-елларда төзелгән мәчет бүгенгә кадәр хезмәт күрсәтә. Аның ишекләре советлар чорында да ябылмаган.[7] МәдәниятХәзерге вакытта авылда «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре һәм «Мизгел» балалар ансамбле эшли. Ел сан Сабан туе үткәрелә.[3] 2010 елда авыл мәктәбенең бер кабинетында ислам музее ачыла.[7] МәгарифДенискино авылында урта мәктәп эшли, татар теле предмет буларак укытыла.[3] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia