Балакау районы
Балакау районы (рус. Балаковский район) — Сарытау өлкәсе составына керүче муниципаль район. Административ үзәк — Балакау шәһәре. ГеографияЧиктәшлек
ТарихРайон 1928 елның 23 июлендә Түбән Идел краеның Вольск округы эчендә оештырылган. Аның составына элекке 1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында. 1959 елда район составына бетерелгән Красавка районы территориясе кертелгән.
Милли состав (2010): урыслар (92%), татарлар (1,7%), украиннар (1,7%).[11][12] ТатарларТарихыЯңа Әләзәнгә 1820-елларда Пенза губернасының Урта һәм Түбән Әләзән авылларыннан күчеп утыручылар нигез сала. 1940 елга кадәр мәчет, 1962 елга кадәр сигезьеллык татар мәктәбе була. Хәзерге торышы1998 елдан Балакау шәһәрендә «Мирас» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге эшли, аның каршында вокаль һәм хореографик коллективлар, студияләр, яшьләр һәм хатын-кызлар клублары бар. Һәр елны Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Балакау районы һәм Балакау шәһәренең мөселман дини берләшмәсе эшли, мәчет төзелә. Хәзерге вакытта Яңа Әләзән урта мәктәбендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла.[13] Административ бүленешБалакау районы составына 1 шәһәр җирлеге һәм 16 авыл җирлеге керә. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia