Кармыш (Самар өлкәсе)
Кармыш (рус. Карамышевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы ташландык татар авылы. ГеографиясеАвыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], район үзәге Тольятти шәһәреннән төньякка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан була (туры сызык буенча).
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2]. Тарихы1930 елда Яңа Бритовка авылы белән икесенә бер «Карл Маркс исемендәге» колхоз оеша.[3] 1939 елда колхозның 1154 га җәмгыять җире, шул исәптән 939,8 га чәчү җирләре була.[4] 1950 елдан күрше татар авыллары колхозлары «Коммунизм юлы» колхозына берләштерелә, 1954 елдан Выселки авылы нигезендә «Дружба», 1992 елдан – АҖ «Дружба», хәзер – ҖЧҖ «Агропромсервис» дип үзгәртелә.[5][6] Халык саны1928 елда 26 хуҗалыкта 137, 1931 елда 26 хуҗалыкта 117, 1961 елда 155 кеше яшәгән.[5] Авылда бүгенге көндә кеше яшәми.[5] ДинАвыл халкы күрше Яңа Бритовка мәхәлләсенә караган, анда 1913 елда мәчет төзелә, 1920 елның февралендә сүтелә.[4] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia