Африкада ислам![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() Африка ― VII гасыр башында Гарәбстаннан читтә ислам таралган беренче кыйтга (континент). Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек шушы кыйтгада яши. Африкадагы мөселманнарның күпчелеге ― сөнниләр. Африкада ислам даими рәвештә социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында үзгәреп тора. Гадәттә, Африкада ислам Африканың җирле мәдәниятенә яраклаша һәм диннең яңа формалары барлыкка килә. 2002 ел мәгълүматлары буенча, мөселманнар Африка халкының 45% ын тәшкил итә[1]. Күп кенә мөселманнар Төньяк Африкада, Африка мөгезендә, суахили яр буенда һәм Көнбатыш Африканың күпчелек өлешендә яши. Көньяк Африкада мөселманнар азрак, анда шактый күп мөһаҗир-мөселманнар яши. Африкада ислам дине таралуМөхәммәт пәйгамбәр карары буенча, якынча 615 елда 23 мөселман Абиссиниягә күчкән, анда аларны җирле хаким Әл-Нәши яклаган, соңрак ул ислам динен кабул иткән. Шул ук елны алар артыннан тагын йөзгә якын мөселман килә. 628 елда барлык гарәп мөселманнар да Мәдинәгә әйләнеп кайта, биредә бары тик Ислам динен кабул иткән хәбәшләр (эфиоплар) генә кала. 641 елда хәлиф Гомәр ибн әл-Хаттаб идарә иткән вакытта мөселман гаскәрләре хәзерге Мисыр, 642 елда хәзерге Ливия территорияләрен яулап ала. 647 елда, өченче хәлифә Госман ибн Гаффан идарә иткән чорда, мөселманнар Тунис территориясенә кадәр үз йогынтысын киңәйтә. Төньяк Африканы яулап алу Өмәвиләр хәлифәлеге идарәсе вакытында дәвам итә; якынча 680 елда Алжир һәм Марокко җирләре басып алына. 711 елда мөселман гаскәрләре Мароккодан Гибралтар бугазын кисеп, Аурупага үтеп керә. Көнбатыш Африкада X гасыр дәвамында, Сенегал елгасында Әл-Мүрәбиләр хәрәкәте барлыкка килү һәм хакимнәрнең ислам динен кабул итүе белән бәйле, ислам тарафдарлары күбәя бара. Африка кыйтгасының зур өлешендә ислам сәүдәгәрләр һәм вәгазьчеләр, дәгъватчеләр (миссионерлар) ярдәмендә тарала. IX гасыр башында мөселман солтанлыклары исламны Африка мөгезендә тарата башлый, XII гасырга Килва солтанлыгы исламны хәтта ерак көньякта, Мозамбикта да тарата[2]. Малави һәм Конгода ислам XIX гасырның II яртысында Занзибар солтанлыгы идарә иткән вакытта керә. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында Бөекбритания үзенең Африкадагы колонияләренә Һиндстаннан эшче көче, шул исәптән Һинд мөселманнарын да, күпләп күчерә. Африкада ислам тарихыАфрикада исламның урнашуы VII гасырга туры килә. Мәккә шәһәре мөшрикләре тарафыннан куып чыгарылган кайбер сәхабәләренә Мөхәммәт пәйгамбәр сыену урыны табарга киңәш итә. Моның өчен Кызыл диңгезне кичәргә һәм Сайлда (Сомали) Әл-Нәяши хөкүмәтеннән сыену сорарга кирәк була. Ислам тарихында бу вакыйга беренче һиҗрәт буларак билгеле. Бу беренче мөһаҗирләр Исламга беренче уңыш алып килә: Эритрея яр буе мөселманнар өчен беренче куркынычсыз зона һәм Гарәп ярымутравыннан читтә ислам динен тотучы беренче урын булып чыга. Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң 7 елдан (639 ел) гарәпләр Африкада үз йогынтысын киңәйтә, һәм ике буын эчендә ислам дине Африка мөгезендә һәм Төньяк Африкада таралыш таба[3]. Киләсе гасырларда мөселман сәүдә челтәрләре, туганлык һәм суфый кардәшлеге нгезендә берләшеп, Көнбатыш Африкада йогынтылы көчкә әйләнә һәм мөселманнарга зур сәяси йогынты һәм хакимияткә ия булу мөмкинлеге бирә. Гомәр II хакимлеге чорында ул чактагы Африка губернаторы Исмаил ибн Абдулла үзенең гадел идарәсе ярдәмендә бәрбәрләрне исламга күндерә. Башка танылган миссионерлар арасында – күпләгән бәрбәрне ислам динен кабул итәргә мәҗбүр иткән хәрәкәтне башлап җибәргән Абдуллаһ ибн Ясин. Суахилиләр яр буенда ислам традицион Африка диннәре хисабына ил эчендә таралыш ала бара[4]. Африкада исламның киңәюе яңа җәмгыятьләр барлыкка китерә һәм гамәлдәге Африка җәмгыятьләрен һәм империяләрне дә, ислам моделенә нигезләп, үзгәртеп кора. XI гасыр урталарында, йогынтысы Судан җирләренә дә җәелгән Канем империясе исламга күчә. Көнбатыш Африкада Борну империясе хакиме дә ислам динен кабул итә. XIV гасыр тикшеренүчесе Ибн Баттута, африкалыларның исламга омтылуын ассызыклап, мәчетләрнең җомга көннәрендә тулы булуын, һәр кешегә дә урын җитмәвен билгеләп үткән[5]. Исламның Төньяк Африкада һәм Африка мөгезендә таралу тарихы һәрвакыт бәхәсләр уяткан . Доктор шәех Әбу-Абдулла Аделабу (Лондон) үзенең «Йорубаланд мәдәни төбәге империя һәм корольлекләрендә ислам үсеше» хезмәтендә Нигерия көньяк-көнбатышында исламның бик иртә барлыкка килүе турында яза, гарәп антропологы Габдүһ Бәдәвинең: беренче мөселман миссионерларына Көньяк Суданда Куш патшалыгының җимерелүе нык ярдәм итте, дигән дәлиле белән ризалаша. Кыйтгада күпмәдәниятле Габбәсиләр хәлифәлегенең көчәюе IX гасыр урталарында берничә дулкын мөселман мөһаҗирләренә көнбатыш юнәлештә, каратәнлеләр Африкасына юл ача[6]. Әбу-Абдулла Аделабу Габбәсиләр хәлифәлегенең (750―1258) мөселманнарның Нил үзәненнән Нигерга кадәр, шулай ук гарәп сәүдәгәрләренең чүлдән Бенуэга кадәр тыныч күчешенә ярдәм итүен күрсәткән. Әбу-Абдулла Аделабуның әлеге белдерүе, ихтимал, Өмәвиләр хәлифәлегенең 647-709 елларда Төньяк Африканы тыныч юл белән яулавы Африкада христианлык дине таралуын берничә гасырга тоткарлаган дигән стандарт тарихи күзаллауга туры килә[7]. XVI гасырда Вадаи солтанлыгы һәм Кано корольлеге ислам кабул итә. XVIII гасырда Нигерия җирләрендә урнашкан, Госман Дан Фодио җитәкчелегендәге Сокото хәлифәлеге исламны тарату буенча шактый көч куя. Бүген ислам Африканың төньяк яртысында, нигездә, Төньяк Африкада, Африка мөгезендә һәм Сахель төбәгендә, шулай ук Көнбатыш Африкада иң киң таралган дин булып тора. Африкадагы ислам тасвирламасыИслам Африкада Гарәп ярымутравында барлыкка килү белән бер вакытта диярлек таралыш алган, шуңа күрә кайбер галимнәр исламны традицион Африка дине дип раслый[8]. Африкадагы мөселманнарның күбесе сөнни яки суфи булып саналса да, Африка исламының катлаулылыгы төрле фәлсәфи мәктәпләрдә, традицияләрдә һәм хәрәкәтләрдә чагыла. Африкада Ислам статистик түгел һәм социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында даими рәвештә үзгәреп тора. Африкада Ислам еш кына җирле мәдәни карашлар системасына җайлаша. Африкалылар исламны үзләренә ике ысул белән җайлаштыра, аны үз гореф-гадәтләренең бер өлеше итеп кабул итә, яки әл-мөрәвәтләр хәрәкәте буларак, радикальләштерә[9]. Моннан тыш, Африкада исламның җирле һәм глобаль күләме бар. Җирле экспертлар раслаганча, мөселманнар (Африка мөселманнарын да кертеп) шактый автономия белән эшли һәм аларның дини ысулларын көйли торган халыкара оешмасы юк. Әлеге факт бөтен Африка кыйтгасы буенча Ислам ысуллларының аерымлыгын аңлата. Африкадагы мөселманнар халыкара ислам бергәлегенең бер өлеше булып тора һәм мөселман дөньясына караган глобаль проблема һәм агымдагы вакыйгалардан хәбәдар. Глобальләшү һәм мәгълүмати технологияләр үсеше Африкадагы мөселманнарга киң мөселман дөньясы белән тыгыз элемтәдә торырга мөмкинлек бирә. Аналитиклар раслаганча, Африкадагы мөселманнар, ихтимал, Азиядәге, Якын Көнчыгыштагы һәм дөньяның калган өлешләрендәге кебек үк, исламның киләчәктәге юнәлешенә карата интенсив көрәшкә җәлеп ителгән. Бу көрәшнең төп мәсьәләсе булып мөселманнарның үз динен гамәлгә ашыру ысуллары турында сораулар тора. Галимнәр раслаганча, күпчелек исламның борынгыдан килүче уртача, толерант юнәлештә калуын өстен күрә. Аз санлы, әмма үсеп килүче төркем диннең тагын да катгыйрак, җәмгыятьнең барлык аспектлары белән идарә итә торган формасын урнаштырырга тели.. ШәригатьШәригать кануннары күпчелек ислам илләрендәге кануннар җыелмасына көчле йогынты ясый, әмма аның йогынты дәрәҗәсе күп илләрдә бер-берсеннән шактый аерыла. Африкада күпчелек дәүләтләр шәригатьне «шәхес статусы кануны»на карата куллануны чикли, ягъни никах, аерылышу, мирас һәм опекунлык кебек кайбер проблемалар өчен генә калдыра. Яңа ислам яңарышы мөселман халкы сегментларына зур йогынты ясаса да, Төньяк Нигериядән тыш, атеизм үсешенә берни дә янамый. Мөселман һәм мөселман булмаган кешеләрнең аралаш яшәве шулай ук гадәти күренеш булып тора. Нигерия ― Африканың иң күп санлы мөселман халкының ватаны. 1999 елда Нигериянең төньяк штатлары шәригать буенча җинаять кодексын кабул итә, әмма җәзалаулар сирәк була. Мәсәлән, иренә хыянәт иткәне өчен хөкем ителгән һәм ташлар белән бәреп үтерелергә тиешле дистәләгән хатын-кыз соңрак азат ителгән. Африкадагы иң зур мөселман дәүләтләренең берсе булган Мисыр законнарының төп чыганагы буларак шәригатьне куллануны таләп итә, шулай да җинаять һәм гражданлык кодекслары Франция хокукына нигезләнә. Африкада ислам агымнарыАфрикадагы мөселманнар, нигездә, сөнниләр, шулай ук Әхмәдия һәм шигыйлар агымы тарафдарларының шактый өлеше бар. Моннан тыш, суфичылык, исламда эзотерик хәрәкәтләр тарафдарлары да бар. Мәлики мәзһәбе кыйтгада сөнни берләшмәләрнең күпчелеге арасында өстенлек итүче хокук мәктәбе булып тора, шул ук вакытта шәфигый мәзһәбе Африка мөгезендә, Көнчыгыш Мисырда һәм суахили яр буенда таралган. Хәнәфи мәзһәбе шулай ук Көнбатыш Мисырда популяр. СуфичылыкИсламның мистик элементларын туплаган, башка агымнардагы кебек үк, Аллаһны медитация һәм хис-кичерешләр аша белергә омтылган суфичылыкның Көнбатыш Африкада һәм Суданда тарафдарлар бар, суфилар сөнни һәм шигый да булырга мөмкин, аларның гыйбадәте җыр, музыка, бию һәм медитацияне үз эченә ала. Африкада суфичылык күп төрле, кайвакыт ул җирле традицион фольклор диннәре белән беррәттән дә тотылырга мөмкин. Сәләфиләр суфичылык тарафдарларын дингә «Ислам изгеләре»нең изге урыннарына бару, намаз вакытында бию кебек шәригатькә сыймаган алымнарын тәнкыйтьли[10]. Көнбатыш Африкада һәм Суданда суфичылыкның исламның Якын Көнчыгыштагы катгый тармаклары тарафыннан тәнкыйть ителүче төрле агымнары бар. Көнбатыш Африкадагы дини кардәшлекләрнең күбесе рухи гидның ролен яки үтә куәтле көчкә ия булу мөмкинлеген ассызыклый, һәм алар африканлашкан ислам агымнары буларак карала. Тиджания суфи кардәшлеге Көнбатыш Африкада, Мавритания, Мали, Нигер, Сенегал һәм Гамбиядә иң популяр суфи кардәшлеге санала. СәләфилекКүптән түгел, иң беренче чиратта Якын Көнчыгышның сәләфи хөкүмәтләре тарафыннан финанслана торган, хөкүмәтнеке булмаган күп кенә мөселман оешмалары (NGO) ― Бөтендөнья ислам лигасы, мөселман яшьләре өчен Бөтендөнья ассамблеясы һ. б. эшчәнлеге нәтиҗәсендә Африкада сәләфилек тарала башлаган. Күбесенчә Согуд Гарәбстанында урнашкан әлеге сәләфи оешмалары консерватизм яклы һәм суфичылык исламын традицион исламга каршы килүче агым итеп саный. Хөкүмәтнеке булмаган әлеге оешмалар Африкада мәчет һәм Ислам үзәкләре төзегән, аларда сәләфиләр өстенлек итә, мәчетләрнең күбесе Якын Көнчыгышта укучы Африка мөселманнары белән тулган. Якын Көнчыгыштагы Ислам университетларында уку өчен стипендия дә сәләфилек тарафдарларына тәкъдим ителә. Африкада ММЧАфрика кыйтгасында ММЧ үсеше тел, дини, икътисади һәм сәяси бүленеш кебек сәбәпләр белән катлаулана. Континент территориясендә бик күп телләр бар, һәм аларның күбесендә «икътисад үсеше» яки «хокукый дәүләт» кебек заманча төшенчәләр юк. Нигездә, халыкның белемсезлеге аркасында, җирле матбугатны инглиз яки француз телләрендә бастырып чыгару шулай ук мөмкин түгел. Кыйтгада матбугат аз таралуның тагын бер сәбәбе ― халыкта уку традициясенең булмавы. Шуңа күрә биредә радио ― иң үтемле һәм киң таралган мәгълүмат чыганагы. Катгый хөкүмәт контроле, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хуҗаларының икътисади мәнфәгатьләре нәтиҗәсендә сүз иреге юк дәрәҗәсендә. «Хакимиятләрнең массакүләм мәгълүмат чараларына басымы суд эзәрлекләүләре аша гына түгел, бәлки тарифлар системасы, кәгазь, полиграфия җиһазлары, аппаратурага налог, журналистика белән шөгыльләнүгә лицензияләр, хөкүмәт рекламасы бирү, штрафлар аша да чагыла.» Төньяк Африка матбугаты, гарәп-мөселман тамырлары тирән булу сәбәпле, калган кыйтгадан бераз аерыла. Монда шулай ук сүз иреге белән билгеле бер проблемалар бар. Мәгълүмат лицензияләр бирүне чикләү, алдан цензура уздыру һ. б. көкүмәт чаралары аркылы контрольдә тотыла. Шулай ук төбәкнең мөһим күрсәткече – хөкүмәтнең матбугатны исламлаштырырга омтылуы. Моны 1996 елда «ММЧ турында закон» проекты хакында фикер алышу булган Судан мисалында күрергә мөмкин, анда үз эченә ислам тәгълиматын алган бүлек кертелгән һәм аны көндәлек журналистлык эшчәнлеге белән идарә итү өчен нигез итү тәкъдиме дә булган. Бу бүлектә «Матбугат иреге» исеме астында һәр кешенең вакытлы басманы чыгаруга хокукы декларацияләнә һәм демократик дип саналган ирекләр игълан ителә. Бу ― дөньяның күп кенә илләрендә кабул ителгән ММЧ эшчәнлеге турындагы нигезләмәләрне ислам динендә чагылдырылган идеяләр системасы белән бәйләргә омтылу. Африкада журналистиканың гомуми үсеше турыдан-туры тышкы сәясәткә, халыкның грамоталылыгын күтәрүгә һәм законнар базасын камилләштерүгә бәйле, чөнки күп очракларда традицион мөселман һәм милли гомуми хокук нормалары кулланыла[11]. Африкада илләр буенча мөселманнар саныPew Research Center тикшеренү үзәге мәгълүматларына караганда, 2015 елда иң күп мөселман халкы булган ун илнең өчесе Африкада булган: Нигерия (анда 90,02 миллион мөселман исәпләнә, бу халык санының 50% ын тәшкил итә), Мисыр (83,87 миллион; 95,1%) һәм Алжир (37,21 миллион; 97,9%)[12].
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia