Конго Республикасында ислам![]() Конго Республикасында ислам (фр. Islam en république du Congo, гарәп. الإسلام في جمهورية الكونغو ) ― азчылык дине. Илдә мөселман җәмгыяте, бәяләүләр буенча, ил халкының (5,2 млн кеше, 2018 елга ) 1,3 – 2 % ын тәшкил итә.
ТарихКонго Республикасы Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда мөмкинлекләр бирә. Ил халкының 88,5 % ы христиан дине конфессияләренә карый (52,9 % ы католиклар, 27,3 % ы протестантлар, 8,3 % ы башка христианнар), 4,7 % ы җирле африка диннәренә ышанучылар, 3,0 % ы дингә ышанмаучылар, 2,3 % ы башка диннәр (ислам һ. б.) тарафдарлары [1]. Ислам Конго Республикасына Төньяк Африка илләреннән XIX гасыр уртасында тарала [2]. 2005 елда ил башкаласы Браззавильдә зур яңа мәчет (Temple Mosque) төзелә. Илнең эре шәһәр үзәкләрендә күпчелек эшчеләр – Көнбатыш Африкадан (нигездә, Мали, Бенин, Мавритания һәм Сенегалдан) һәм Ливаннан, шулай ук Төньяк Африкадан килгән мөһаҗирләр. Конго Республикасында яшәүче ливанлылар ― сөнниләр. Илдә шулай ук Чадтан күчеп килгән мөселманнарның зур җәмгыяте яши. Ислам Әхмәдия агымының ил буенча 6000 тарафдары бар дип исәпләнә[3]. Конго Республикасының төп халкы арасында ислам динен кабул итүчеләр күбәеп бара. Алар аерым җәмгыятьләргә берләшәләр. Ил башкаласы Браззавильнең Уэнзе (Ouenze) микрорайонында төзелгән король Фәйсал мәчетенә йөрүчеләр арасында алар күпчелекне тәшкил итә[4]. БәйрәмнәрХристиан бәйрәмнәре дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелгәндә, мөселман бәйрәмнәре ил күләмендә билгеләп үтелми, әмма аларны хөрмәт итәләр: мәсәлән, эш бирүчеләр милли календарьда күрсәтелмәгән бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә теләүчеләргә ял бирә[5]. Тыюлар2015 елдан башлап, террорчылык белән көрәшү максатында, эчке эшләр министрлыгы карары белән Конго Республикасында мөселман хатын-кызларга пәрәнҗә ябыну һәм йөзләрен каплап йөрү рөхсәт ителми. Шулай ук үз илләрендә проблемалар булу сәбәпле Конгога чит илләрдән (бигрәк тә, Камерун, Мали, Нигер, Нигерия, Сенегал, Конго Демократик Республикасыннан) килгән мөһаҗирләргә мәчетләрдә төн куну тыелган. Документлары булмаган чит ил мөселманнары илдән чыгарып җибәрелә [6]. Конго югары ислам советы (Conseil supérieur islamique du Congo) рәисе ― хаҗи Җәбрил Абдулай Бопака (Djibril Abdoulaye Bopaka). Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia