Малавида ислам![]() Малавида ислам (ингл. Islam in Malawi, гарәп. الإسلام في مالاوي ) ― тарафдарларының саны буенча христиан диненнән соң икенче урында торучы дин. 2018 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының (19 млн кеше, 2020 елга) 13, 8 % ы (2 426 754 кеше) — мөселманнар [1]. Христианнар – 82,3 % (протестантлар 58,5 %, католиклар 17,2 % һ.б. христиан диннәре). Мөселманнарның зур күпчелеге ― сөнниләр, калганнары ― аз санлы шигыйлар. ТарихИслам Малавига гарәп һәм суахили[калыпны мәкаләдән алып куярга] сәүдәгәрләре белән килгән, алар фил сөякләре, алтын һәм XVI гасырдан алып XIX гасырга кадәр коллар белән сәүдә иткән. Шулай ук Малавига ислам динен Килва солтанлыгы сәүдәгәрләре алып килгән, дигән версия бар [2]. Ике мөселман укытучысының – шәех Абдаллаһ Мкванда (Abdallah Mkwanda) һәм шәех Сабити Нгауньеның (Sabiti Ngaunje), шулай ук, ислам йогынтысын таратуда мөһим роль уйнаганы мәгълүм [3]. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, Малавида иң беренче мәчетне фил сөяге белән сәүдә итүче гарәп – суахили сәүдәгәрләре төзегән [4]. Колониаль чорда ил хакимияте, каршылык идеологиясе буларак ислам аларның идарә итүенә зур куркыныч тудыра, дип курка [5] . Әлеге фикерне христиан миссионерлары да хуплаган [6]. Ньяса күле яр буенда яшәүче Яо кабиләсе ислам динен XIX гасырда кабул иткән һәм шул чордан бирле Малавиның иң эре мөселман этник төркеме булып исәпләнә [7]. 1970-елларда бөтен дөнья буенча мөселманнар арасында башланган кебек үк, Малавида мөселманнар арасында Ислам яңарышы күзәтелә [8]. Яңа заманМалавида миссионерлык эше белән үзәге Күвәйтта урнашкан Африка мөселман агентлыгы (АМА) шөгыльләнә [9]. Күвәйтта АМА Коръәнне Малавиның рәсми телләреннән берсе булган Чева[калыпны мәкаләдән алып куярга] (Chinyanja) теленә тәрҗемә иткән [10] һәм илдәге башка миссионерлык (дәгъват) эшләрендә катнашкан. Илдә 800 гә якын җамигъ мәчете исәпләнә[11]. Илнең барлык зур шәһәрләрендә мәчетләр [12], шулай ук берничә Ислам мәктәбе (мәдрәсә)[13], «Ислам радиосы» исеме астында радиостанция [14] эшли[15]. Илнең финанс һәм сәүдә үзәге булган, башкала Лилонгведан кала икенче зур шәһәре Блантайр читендәге Мпемба (Mpemba) микрорайонында, нигездә, Согуд Гарәбстаны һәм Күвәйт акчалары хисабына финанслана торган эре мөселман уку үзәге бар[16]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia