Көньяк Суданда ислам
Көньяк Суданда ислам (гарәп. الإسلام في جنوب السودان, ингл. Islam in South Sudan) ― Көньяк Суданда азчылык дине[1]. Төрле бәяләр буенча, аны илнең 6,2[2][3][4] ― 10 % ыннан алып [5], 18[6] ― 20 % ына[7] хәтле халкы тота. Көньяк Судан халкының күпчелеге (60[8] – 73 % ы) христиан дине тарафдары[3]. Көньяк Суданда мөселманнарның күпчелеге сөнниләр[9][10][11]. Шулай ук Көньяк Судан мөселманнарына хәзерге Көньяк Судан җирләрендә XIX гасыр ахырында барлыкка килгән суфичылык кардәшлекләренең йогынтысы зур[12]. Тарих![]()
Суданда ислам дине барлыкка килүгә 640-елларда Мисырның гарәп хакимнәре басып алулары сәбәп була[13]. Ислам дөньясы белән тыгыз сәүдә элемтәләре һәм мөселманнарның Суданга еш бәреп керүенә карамастан, VII гасырда ислам җирле халык арасында киң таралыш алмый. 651 елда, уңышсыз тәмамланган Нубияне яулап алу омтылышыннан соң, Мисыр хакиме Абдаллаһ ибн Сагъд Нубия патшалыгы белән тынычлык килешүе төзи. Килешүдә мөселманнарга Нубия җирләре буенча көтүлекләр эзләп иркен күчеп йөрергә һәм Кызыл диңгездәге Нубия портлары аша сәүдә итәргә рөхсәт ителә. Ислам таралу һәм гарәп йогынтысы көчәю, нигездә, Суданның төньягы һәм көнчыгышында катнаш никахлар һәм җирле халыкны ассимиляцияләү аша дәвам иткән[14][15]. 600 елдан соң мисырлылар нубиялеләр белән ике арадагы килешүне бозган. Судан территориясенә мәмлүкләр бәреп керә һәм биредә мөселман идарәсе урнаштыра[15]. XVI гасыр башында барлыкка килгән Судан ислам дәүләтләре ― Сеннар һәм Дарфур солтанлыклары Көньяк Суданга экспансия ясарга омтыла[16], әмма табигый географик киртәләр аркасында алар бу төбәкне үзләренә буйсындыра алмый. Көньяк Судан халкы исламлашудан һәм ассимиляциядән котылып кала [12][15]. 1899 елда хәзерге Көньяк Судан территориясе Судан составында була, аның өстеннән Британия-Мисыр уртак идарәсе режимы билгеләнә [17]. Британиялеләр, нигездә, анимизм һәм башка традицион дин тарафдарлары булган. Көньяк Судан халкын христианлаштыруда ярдәм иткән. Шул ук вакытта Көньяк Судан территориясендә суфичылык тәрикатьләре барлыкка килә, алар арасында беренчеләрдән булып хәтмия, кадыйрия һәм сәммәния тәрикатьләре була[12]. Сәясәте төбәктә ислам һәм гарәп йогынтысын чикләүгә юнәлтелгән Британия колониаль администрациясе суфи кардәшлегенә мәһдичеләрнең идеологик дошманы итеп карый. XX гасыр башында, 1920-еллар уртасында, британиялеләр Көньяк Судан территориясендә Судан төньягындагы администрациягә бәйле булмаган административ идарә кертә, әмма 1946 елда алар бу бүленешне бетерә[18]. Судан бәйсезлек игълан иткәннән соң, гарәп теле илнең бөтен территориясендә бердәнбер рәсми тел дип таныла, ә ислам дәүләт дине статусына ия була. Хартумдагы үзәк хөкүмәттә төп вазифаларны христианнарга федератив дәүләт төзү турындагы вәгъдәне үтәүдән баш тарткан мөселманнар алган. Бу исә христианнарның илнең көньягында баш күтәрүенә һәм 1955 елдан 1972 елга кадәр дәвам иткән беренче гражданнар сугышы башлануына китерә[19]. Ун ел тынлыктан соң кораллы конфликт яңадан башланып китә. Моның сәбәбе ― илне исламлаштыру сәясәте кысаларында 1983 елда ул чактагы президент Җафар Нимейриның Экватория көньяк провинциясен өч аерым провинциягә бүлүе, илнең җинаять кануннарына шәригать нормаларында каралган җәзалар кертелү (кулларны кисү, ташлар белән бәреп үтерү, халык алдында суктыру һ. б.). 2011 елның гыйнварында Көньяк Суданда Суданнан бәйсезлек алу мәсьәләсе буенча референдум уза[20][21]. Аның нәтиҗәләре буенча, христианлашкан Көньяк Судан мөселман Төньяк Суданнан аерыла [22]. Нәтиҗәдә, көньяктагы мөселманнар дини азчылыкка әверелгән. Шуңа да карамастан, аларның күбесе Суданнан бәйсезлек алу турындагы референдумны хуплаган[6]. Хәзерге хәл«Дин һәм иҗтимагый тормыш мәсьәләләре буенча үзәк»нең соңгы тикшеренүләре 2010 елда Көньяк Суданда 610 000 мөселман[23] (яки ил халкының 6,2 % ы[2][24]) яшәгәнен күрсәткән. Башка мәгълүматлар буенча, 10[5], 18[6] һәм 20 %[7]. Ислам илнең масалит, даго[25], берти [26] кебек этник төркемнәрендә тотыла, өлешчә төньяк [27] (ануак [28], ачоли [29]), динка[30] һәм мабан [31] төркемнәрендә дә таралган. Мәчете сугыш вакытында җимерелгән Вараб провинциясеннән тыш, Көньяк Суданның барлык провинцияләрендә дә мәчетләр бар. Көньяк Судандагы төп ислам үзәге ― ундүрт мәчет урнашкан Вау шәһәре, шуларның тугызында балаларны Коръән укырга өйрәтү алып барыла[32]. Хөкүмәттә мөселманнар бар, шулай ук мөселманнар Көньяк Судан губернаторы һәм Җуба шәһәре мэры вазифаларын биләгән[33]. ![]()
Дини оешмаларКөньяк Судан мөселманнарының төп оешмасы ― Көньяк Судан Ислам советы[7]. Ил президенты каршында Ислам эшләре буенча киңәшче вазифасы бар, аны хәзерге вакытта шәех Җума Саад Али били[34][35]. Көньяк Судан дини оешмалар советының Генераль секретаре һәм Көньяк Судан Ислам советы лидеры ― Абдаллаһ Бурд[36]. Дин ирегеИлнең күчеш чоры Конституциясе диннең дәүләттән аерылган булуын күздә тота, дини дискриминацияне тыя һәм дини төркемнәргә җыелышлар оештыру, укыту, милек белән идарә итү иреген, финанс табышын алуны, дини әдәбиятны бастыру мөмкинлеген бирә. Христиан һәм мөселман дини лидерлары дини татулык һәм гуманитар проектлар өлкәсендә уртак эшчәнлекне координацияли. 2011 елның августында Көньяк Судан дини оешмалары советы (SSCCC) илдә дәвам итүче золым турында гариза белән чыгыш ясаган һәм христианнар һәм мөселманнар арасында «диалог юлы»на әйләнеп кайтуның әһәмиятен ассызыклаган. Көньяк Судан Ислам советы дини килешү буенча чараларның координаторы була[37]. Көньяк Суданда дини ирекләрнең үтәлеше белән бәйле вәзгыять 2013 елдан 2018 елга кадәр дәвам иткән гражданнар сугышы аркасында начарлана[38]. Закон буенча тыелуга карамастан, илдә мөселманнарны дини билге буенча дискриминацияләү очраклары бар[35]. Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia