Гарәп теле
Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية, al-luġa al-ʿarabiyya) — Афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел. ТаралышГарәп телендә туган тел буларак якынча 280 млн кеше сөйләшә, шуларның күпчелеге Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада яши. Башка телләр белән мөнәсәбәтГарәп теленнән Ислам дөньясының башка телләрендә (аеруча төрки, урду һәм фарсы телләрендә) алынмалар күп. Урта гасырларда әдәби гарәп теле Европада төп мәдәният этәргече булып торган, бу бигрәк тә фән, математика һәм фәлсәфә өлкәләрендә чагылыш тапкан. Шуның нәтиҗәсендә күп Европа телләрендә шулай ук гарәп сүзләре бар. Урта Диңгез телләрендә гарәп теле тәэсирен күреп була, бигрәк тә испан, португаль һәм сицилия телләрендә. Моның сәбәбе Иберия ярымутравының кайбер өлешләрендә (Аль-Андалус) гарәпләрнең 700 ел идарә итүендә ята. Гарәп телендә шулай ук башка телләрдән (шулар арасында борынгы заманнарда — яһүд, грек, фарсы, сириак (арамей теленең урта диалекты) телләреннән, урта гасырларда — төрек теленнән һәм хәзерге вакытта — Европа телләреннән) алынма сүзләр бар. ОрфографияГарәпчә уңнан сулга язалар. Күпчелек хәрефләр бер-берсе белән тоташып языла, әмма берничә хәреф ا،و،د،ذ،ر،ز сулдан тоташтырып язылмый. Кайбер хәрефләр икешәр, я өчәр, я дүртәр итеп тоташып лигатуралар (кушма хәрефләр) хасил итәләр. Сузыкларны күрсәтү өчен махсус тамгалар - хәрәкәләр кулланылырга мөмкин, алар күбесенчә очракта язуда күрсәтелми. Шулай ук хәрефнең икеләтеп укылышы һәм сузыксыз хәрефне күрсәтү өчен хәрәкәләр бар. Гарәп теле борынгы финикий әлифбасыннан килеп чыккан. СинтаксисГарәп телендә сүзләрнең берлек, икелек һәм күплек саннары бар. Исем категориясенә керә торган сүзләр ике җенескә бүленә. Шулай ук фигыльләр дә ике җенескә бүленә һәм берлек, икелек һәм күплек санда үзгәрә. Гарәп теле флектив телләргә керә, ягъни сүзнең тамыры үзгәрергә мөмкин. Гарәп телендә ال билгеле булу артикле кулланыла. ЛексикаКайбер гарәп сүзләре:
Әдәбият• Җ.Зәйнуллин - Гарәп теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен кулланма - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992 - ISBN 5-298-00301-X Шулай ук карагыз
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia