Тел
Тел – кешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын беркетү өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы[1]. Бүтән аралашу формаларыннан аермалы буларак, тел хәрефләрне бер-берсе белән берләштереп, яңа мәгълүмат белдерергә мөмкин. ЯзуКешеләрнең аралашу телендә хәрефләр буларак сүзләр һәм кул ишарәләре кулланыла. Шулай ук тел сакланып калу өчен язма рәвештә дә бирелергә һәм сакланырга мөмкин. Ишарәләр һәм интонациялар шулай ук мәгълүмат җиткерү өчен кулланыла, әмма аларны язма формага әйләндереп булмый. Кайбер ясалма, уйлап чыгарылган аралашу телләре тулысынча визуаль ишарәләрдән тора.
Телләр
Дөньяда барлыгы 3-6 мең тел бар дип исәпләнә. Татар теле - Төрки телләр гайләсенә керә. Үзенең 6,8 миллионлап сөйләшүчесе белән[2], 100 иң киң кулланылган телләр исемлегенә керә. Телләр дөньясында, төрара яки төрэче биологик көндәшлек (ингл.) һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр дөньясындагы империализм дип аталган феноменнары кебек үк, телләрара көндәшлек[3][4][5] һәм лингвистик империализм (ингл.) феноменнары күзәтелә. Аралашу телләреннән тыш, кешеләр шулай ук эсперанто, идо, интерлингва, клингон, ложбан телләре, программалау телләре һәм төрле математик формаль телләр сыман ясалма телләрне дә кулланалар.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
ЧыганакларТышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia