Согуд Гарәбстаны
Согуд Гарәбстаны Патшалыгы (гарәп. المملكة العربية السعودية әл-Мәмлә́кә әл-Әрәби́я әс-Сәуди́я) – Гарәбстан ярымутравындагы иң зур дәүләт. Үрдүн, Гыйрак, Катар, Күвәйт, БГӘ, Оман һәм Йәмән белән чиктәш. Согуд Гарәбстанын кайвакыт «Ике мәчет иле» дип атыйлар, күз уңында Мәккә һәм Мәдинә, Ислам дине өчен төп ике шәһәрен күздә тотып. Гарәп телендәге илнең кыскача атамасы — әс-Саудия (араб. السعودية). Төп дини идеология — ислам (cөнничелек юнәлеше). ДинСогуд Гарәбстаны — дөньяда иң эре диннәрнең берсе булган Ислам диненең ватаны. Аны Мәккәдә Әл-Харам мәчете һәм Мәдинәдә Мәсҗиден-Нәбәви урнашкан булу сәбәпле «Ике изге мәчет җире» дип атыйлар[6]. Хөкүмәт, дин мәсьәләләре буенча халык санын алу уздырмаса да, ил 100 % мөселманнардан тора, дип раслый. Бәяләүләр буенча, мөселманнарның 85-90 % ы сөнниләр, 10-15 % ы шигыйлар. Башка диннәр вәкилләре — Көнчыгыш православие тарафдарлары, протестантлар, Рим католиклары, яһүдләр, һинд дине вәкилләре (0,4 %), буддачылык тарафдарлары һәм сикхлар. Мөселман булмаган кешеләргә Согуд Гарәбстаны гражданлыгы бирелми, мөселман булмаган диндәгеләргә гыйбадәтханәләр тоту рөхсәт ителми[7]. Кораллы көчләр2018 елда Согуд Гарәбстанның саклану бюджеты $70 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[8].
Дәүләт гимны
“Яшәсен Мәлик!” (عاش الملك — Гаш әл-Мәлик) — 1950 елдан бирле Согуд Гарәбстаны мәмләкәтенең дәүләт гимны. Озак еллар буе ул “Мәликне сәламләү” (السلام مالكي) исеме астында сүзсез, оркестр тарафыннан гына уйнала торган нәшид буларак кулланылды. Һәм 1984 елда гарәп язучысы һәм шагыйре Ибраһим Хафаҗи (إبراهيم خفاجي, 1926-2017) аңа сүзләр дә язды.
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia