Бангладеш
Бангладеш Халык Җөмһүрияте, (бенг. গণপ্রজাতন্ত্রী বাংলাদেশ), Бангладеш (бенг. বাংলাদেশ [ˈbaŋlad̪eʃ] – Көньяк Азиядәге дәүләт. Бөтен чикләре буенча диярлек Һиндстан тарафыннан уратып алынган, бары көньяк-көнчыгышта күпмедер өлештә Бирма һәм Бенгалия култыгы белән чиктәш. АтамаХәзерге Һиндстан штаты Көнбатыш Бенгал белән бергә Бенгалия этнолингвистик регионын тәшкил итә. Бангладеш атамасы рәсми бенгали телендә «Бенгалия иле» дигәнне аңлата. ТарихИл чикләренең хәзерге урнашуы Бенгал һәм Һиндстанның 1947 елда бүленүе вакытында, регион «Көнчыгыш Пакъстан» исеме белән яңадан төзелгән Пакъстан дәүләтенә кергәндә ачыклана. Әмма ул чакта «Көнчыгыш Пакъстан» «Көнбатыш Пакъстаннан» 1600 чакрымга сузылган чик белән аерылган була. Сәяси һәм тел дискриминациясе, өстәвенә, икътисади яктан кысу Пакъстанга каршы күтәрелешләр барлыкка килүенә китерә һәм 1971 елгы бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә, Бангладеш дәүләте төзелә. Бәйсезлек алган яшь дәүләткә ачлык, табигый катаклизмнар, коточкыч ярлылык, сәяси тотрыксызлык һәм хәрби түнтәрешлеләр күрергә туры килә. Демократик институтларны кире торгызу бары 1991 елда гына, сәяси көрәш тынгач һәм икътисадый үсеш башлангач кына мөмкин була. Хәзерге көндә Бангладеш дөньяви демократик дәүләт булып санала. ДемографияБангладеш халык саны буенча дөньяда җиденче урында тора һәм ул дөньяның халык иң тыгыз урнашкан, ярлылык дәрәҗәсе югары булган дәүләтләр исемлегенә керә. Ләкин илдә азмы-күпме икътисадый үсеш көчәя бара һәм хәзерге ярлылык дәрәҗәсе 1990-еллар дәрәҗәсеннән 20% ка кимрәк. ГеографияГеографик яктан дәүләт Ганг һәм Брахмапутра елгалары арасындагы уңдырышлы өлкәдә урнашкан. Бангладешта муссоннар һәм циклоннар аркасында һәр елны су басулар була. Сәяси хәлеБангладеш хөкүмәте парламент демократиясе булып тора. Ил Британ Дуслыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм башка халыкара оешмалар әгъзасы. ДинБангладешта рәсми дин булган (1988 елдан) ислам вәкилләре ил халкының 90,40 % ын тәшкил итә. Һинд дине Бангладешта икенче иң зур дин, илнең Статистика бюросы мәгълүматы буенча, ил халкының якынча 8,96 % ын алып тора. Башка диннәр тарафдарлары (буддизм, христианлык) да бар. Искәрмәләр
СылтамаларШулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia