Кабо-Вердеда ислам![]() ![]() Кабо-Вердеда ислам (порт. O Islã em Cabo Verde, гарәп. الإسلام في الرأس الأخضر) ― Кабо-Верде дәүләтендә азсанлы тарафдарлары булган, әмма тиз үсеш ала баручы дин [1]. ТарихКабо-Вердеда яшәүчеләрнең күбесе ― христианнар. Католик дине тарафдарлары, күп гасырлык Португалия идарәсе йогынтысында ныгыган, илдә бердәнбер эре дини җәмгыятьне тәшкил итә: 2010 елга ― ил халкының ~80 % ы[2]. ИсламИслам ― илдә иң зур азчылык дине булып тора[3]. Кабо-Верденың мөселман җәмгыяте ― аз санлы, әмма тиз үсеш ала баручы дини җәмгыять[1]. Ислам бу илгә Көнбатыш Африкадан үтеп кергән. Кабо-Верде мөселманнары ― күпчелек, Сенегалдан һәм башка Африка дәүләтләреннән күчкән мөһаҗирләр яки элекке мөһаҗирләрнең биредә төпләнгән нәселе. Мөселманнар Кабо-Вердеда сәүдә (вак сәүдә, сувенирлар сату) белән шөгыльләнә. Кабо-Вердеда мөселманнарның төгәл саны турында ышанычлы мәгълүмат чыганаклары юк[1]. Җирле A Semana (Атна, en) басмасында чыккан мәгълүмат буенча, Кабо-Верде мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлид бәйрәме) билгеләп үтәләр[4]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia