Гвинеядә ислам
![]() Гвинеядә ислам (фр. Islam en Guinée, гарәп. الإسلام في غينيا) ― күпчелек дине. 2013 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының (12 млн кеше, 2020 ел) 85 % ы – мөселманнар[1][2]. Ислам тарафдарларының күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук Кадыйрия һәм Тиҗания суфичылык тарикатьләре вәкилләре дә бар[1]. Тарих![]() Гвинеядә ил халкының 85 % ы – мөселманнар, 8 % ы ― христианнар, 7 % ы ― җирле традицион диннәргә (анимизм) ышанучылар[3]. Ислам дине туган җире Гарәп ярымутравыннан Африкага тарала. Хәзерге Гвинеянең бер өлешен, шулай ук башка милләтләрне үз эченә алган Мали империясенә нигез салучы Сундиата Кейта (1217―1255) мөселман булмаган, әмма 1300 елга аның варислары мөселман динен кабул иткән булган [4]. Империянең унынчы хакиме Муса I (1280―1337) исламны дәүләт дине итеп билгели [4]. XVII гасыр ахырына Гвинеянең таулы Фута Җаллон төбәге ислам диненең таянычына әйләнә [5]. 1725 елда мөселман теократик дәүләтенә ― Фута Җаллон имамлыгына нигез салынган [6] (1896―1912 елларда Франция протектораты)[7]. 1891 елда Француз Гвинеясенә нигез салына[4], хәзерге Гвинея территориясе колониаль идарә кул астына күчкән. XX гасырда Пакистаннан килгән мөһаҗирләр белән илгә әхмәдиячеләр хәрәкәте үтеп кергән [8]. Бәйсезлек алгач1958 елда Гвинея Франциядән бәйсезлеккә ирешкәч, аның беренче Президенты марксист Әхмәд Секу Туре илдә Ислам йогынтысын киметергә омтылган, әмма популярлыгы кимегәч, 1970-елларда, үз идарәсен законлаштыру өчен, мөселман институтларын файдаланырга омтылган [1]. Әхмәд Секу Туре Гвинея башкаласы Конакрида Согуд Гарәбстаны короле Фәхд акчасына зур мәчет төзеткән [9]. 1982 елда ачылган әлеге мәчет ― Көнбатыш Африкадагы иң зур (10 000 кешене сыйдыручы) мәчет [10]. МәгарифГвинеянең мәҗбүри белем бирү программасы динне өйрәнүне үз эченә алмый, әмма бөтен ил буенча, бигрәк тә Фута-Җәллонда, күп кенә Ислам мәктәпләре бар [2]. Кайбер мәдрәсәләр Согуд Гарәбстаны, Күвәйт һәм Фарсы култыгының башка бай ислам дәүләтләреннән финанс ярдәме алып эшли [2]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia