Тарикать
Тарикать (гарәп. طريقة – «юл») — суфилар оешмасы. Суфиларның мистик күнегүләр, дога, зикер һәм күпсанлы гыйбадәтләр һәм аерым йолалар башкару юлы белән үз өсләрендә эшләүләрен һәм «хакыйкать»не табарга тырышуларын таләп-максат иткән фәлсәфи һәм дини-мистик система. Суфичылыкта бик күп төрле тарикатьләр бар, мәсәлән, нәкышбәндия, кадирия, сөхрәвәрдия һ. б. Һәр тарикать башка тарикатьләрдән үзенең мораль-әхлак кагыйдәләре, йолалары, силсиләсе, зикере, вирдләре һ. б. белән аерылып тора.
Силсилә
Силсилә — тарикать шәйхләренең остазлык чылбыры шәҗәрәсе. Бер төр тарикатьләрнең буыннар чылбыры хәзрәти Әбүбәкергә, икенчеләренең буыннар чылбыры хәзрәти Галигә, алардан соң барысы да Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Һәр тарикатьнең үз силсиләсе бар һәм ул суфилар тарафыннан нык хөрмәт ителә. Һәр тарикатьнең горурлыгы булып саналучы силсиләләр язылган әсәрләрне силсиләнамә дип атыйлар. ЗикерҺәр тарикатьнең үз зикер формасы була. Зикер (зикр) — Аллаһны гел искә алып тору, онытмау, шул максаттан Аллаһ исемен яки «Лә илаһе иллаллаһ» дип кабатлап тору. Суфилар ялгыз яки бергәләп җыелып Аллаһ исеме кергән билгеле бер җөмләләрне, вирдләрне кат-кат әйтәләр. Зикер ике төрле була: зикре җәһри һәм зикре һафи.
ВирдҺәр тарикатьнең үзенә генә хас вирдләре була. Вирд — көндәлек догалар, укуның билгеле тәртибе һәм вакыты булган аятьләр, хәдисләр, изгеләр сүзеннән гыйбарәт дога яки зикер. Әлеге догалар көннең (кичәнең) билгеле сәгатьләрендә аерым гына яки бергәләп, кычкырып яки тавышсыз (күңелдән, пышылдап) укыла. Һәр суфиның үзенең генә вирды булырга тиеш. Вирд, күпчелек очракта, тарикать сере булып исәпләнгән. Тарикатьләр чорыТарикатькә керү белән суфи булу икесе бер. Гадәттә, тарикать исеме аны коручы шәйхнең исеме белән аталып йөртелә. XII— XIII гасырларны галимнәр «тарикатьләр чоры» дип атаганнар. Суфичылыкның зур-зур тармакларына нигез салучыларның, тарикать пирләренең күбесе нәкъ менә шул чорда яшәгәннәр, фикерләре, гыйлемнәре белән тасаувыфны (суфичылыкны) баетканнар, камилләштергәннәр. Тарикатьләр
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia