Мадагаскарда ислам![]() ![]() Мадагаскарда ислам (малаг. Finoana silamo eto Madagasikara, фр. Islam à Madagascar, гарәп. الإسلام في مدغشقر) ― азчылык дине, ил халкының (28,5 млн кеше, 2021 елга) 7―15 % ы ― мөселманнар [1]. ТарихМадагаскарда мөселманнар беренче тапкыр 632 елда барлыкка килгән. Алар арасында Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәннән соң башланган ватандашлар сугышы аркасында Гарәбстан ярымутравыннан качкан мөһаҗирләр булган. X―XI гасырларда Мадагаскарның көнбатыш яр буена фил сөяге белән сәүдә итүче гарәп, Сомали һәм Занзибар сәүдәгәрләре килеп урнашкан. Шулай ук, мөселман кулъязмаларында Йәмәннән күчеп утырган берничә дулкын мөһаҗирләр турында мәгълүмат сакланган [1]. Гарәп һәм сомалилы сәүдәгәрләр йогынтысы малагасийлыларның ел фасыллары, айлар һәм көннәр, көмеш акча атамаларында, сәлам бирү формасында, ир балаларны сөннәткә утырту йоласында һ. б. сакланып калган. Малагасий халкы 1823 елда кертелгән латин алфавитын кулланса да, әлеге халыкның субэтник төркемнәреннән берсе ― Антемуру гарәп язуыннан бүгенге көнгә кадәр файдалануын дәвам итә. ![]() 1960 елда Франциядән бәйсезлек алгач, Мадагаскар даими рәвештә секуляр (дөньяви) Советлар Союзы белән тыгыз элемтәләрне үстерә башлый. Бу Мадагаскардагы барлык диннәрнең, шул исәптән исламның үсешен тоткарлаган. Тик 1980-елларда Мадагаскар Советлар Союзы йогынтысыннан китеп, Франция белән элемтәләргә әйләнеп кайта. Хәзерге заманАКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, 2011 елда мөселманнар Мадагаскар халкының якынча 7 % ын тәшкил итә [2] (чагышыру өчен: АКШ Дәүләт департаменты 2009 елда мөселманнарны 10-15 % дип бәяләгән [3])). Пью тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, 2010 елда мөселманнар Мадагаскар халкының 9 % ын тәшкил иткән Мөселманнарның зур күпчелеге Шәфигый мәзһәбе сөнниләре, калганнар ― шигыйлар. 1980-елларда илдә аз санлы әхмәдия җәмгыяте барлыка килгән. Мадагаскар мөселманнарының күпчелеге илнең яр буе һәм төньяк-көнбатыш районнарында яши. Мөселман җәмгыятенә чыгышлары белән һиндстанлы, пакистанлы, коморлы, индонезияле булган мөселманнар һәм төп малагасийлылар керә [4]. ҮзгәрешМадагаскарда ислам динен кабул иткән малагасийлыларның саны арта бара [5]. Бәяләүләр буенча, һәр елны йөзәр мең малагасийлы ислам динен кабул итә [6], 2013 елда 160 меңгә якын малагасийлы ислам динен кабул иткән [7]. 2017 елда мөселманнар ил халкының 15 % ын тәшкил иткән [8]. 2017 елның апрелендә рәсми мәктәп программасына кермәгән 16 Коръән мәктәбе (мәдрәсә) ябылган, бу исә илдә күпчелекне тәшкил итүче христиан һәм азчылык мөселман җәмгыятьләре арасында киеренкелек тудырган [9]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia