Чадта исламЧадта ислам (фр. Islam au Tchad, гарәп. الإسلام في تشاد) ― иң күп тарафдарлары булган дин. Мөселманнар, нигездә, илнең төньяк районнарында яши һәм ил халкының (17,4 млн) ~57,8 % ын тәшкил итә [1]. ТарихХәзерге Чад территориясенә Ислам XI гасыр ахырында үтеп керә башлый[2]. Ислам дине, иң беренче чиратта, катлаулы географик шартлар аркасында, бу илгә бик акрынлык белән үтеп керә алган. Гарәпләр белән элемтәләр начар булу сәбәпле, Чадта гарәп телен белүче кешеләр аз [3]. ИсламИлдә Мәлики мәзһәбендәге сөнни исламы өстенлек итә, гарәпләр арасында шулай ук Шәфигый мәзһәбе тарафдарлары да бар. Илнең төньягында Кадыйрия тәрикатенең ( ru) йогынтысы көчле, көньякта — Тиҗания (ru), илнең кайбер төбәкләрендә – Санусия тәрикате ( ru) тарафдарлары бар. Бәяләүләр буенча, Чад мөселманнарының 5―10 % ы – Исламның фундаменталь юнәлешләре — Ваһһабичылык һәм Сәләфилек ( ru) яклы [4]. Чад мөселманнары еш кына ислам традицияләрен ислам кергәнче булган йолалар һәм ышанулар белән берләштерә. Чад мөселманнарының 48 % ы үзләрен сөнниләр, 21 % ы – шигыйлар, 4 % ы – әхмәдияләр дип саный, калган өлеше үзләрен билгеле бер төркемгә бәйләп карамый [5]. Ислам мәгарифеСогуд Гарәбстаны кебек башка мөселман илләре белән чагыштырганда,, Чадта Ислам мәгарифе начар үсеш алган[6]. Чадтагы беренче мөселман мәктәбе – École Mohamed Illech, аңа 1918 елда нигез салынган[7]. Югары ислам белеме алу өчен, Чад студентлары Мисырга (Әл-Әзһәр университеты), Суданга (Хартум) һ. б. мөселман илләренә бара. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia