Әл-Әзһәр университеты

Әл-Әзһәр университеты
Илтамга
Нигезләнү датасы 970 һәм 1961[1]
Логотип
Сурәт
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Q114238778?
Дәүләт  Мисыр[1]
Административ-территориаль берәмлек Каир[d], Асьют[d], Думьят[d] һәм Дакахлия[d]
Әгъзалык Франкофония университетлары агентлыгы[d][2] һәм Африкан университетлар ассоциациясе[d][3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 32 метр
Ана ширкәт Al Azhar Al Sharif[d]
Штаб-фатирының урнашуы Каһирә, Мисыр
Кулланылган тел гарәп теле
Рәсми веб-сайт azhar.edu.eg(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 20 576
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Әл-Әзһәр университеты укытучылары[d]
Карта
 Әл-Әзһәр университеты Викиҗыентыкта

Әл-Әзһәр университеты, Әл-Әзһәр, гарәп. (جامعة الأزهر (الشريف‎ — Каһирәдәге югары уку йорты, дәрелфөнүн. XIII гасырдан башлап, мөселман уку йортлары арасында иң зурысы һәм иң күренеклесе була.
Мөхәммәт пәйгамбәр кызы Фатыйма бинте Мөхәммәтнең гүзәл исемнәреннән берсе — Зөһрә («Яктылык өләшүче») исеме белән аталган.

Тарих

972 елда мәчет каршында гади мәдрәсә буларак барлыкка килә. Мәчет ишегалдында беренче дәресне Әбү әл-Хәсән Гали ибн әл-Ногман әл-Кайравани уздырганы мәгълүм: ул «Әл-Икътисар»дан өзекләр укый.

988 елда Якуб бин Каләс галимнәр җыя, уку планын төзи һәм студентлар туплый башлый[4].

Хаҗга бару юлында урнашканлыктан, уку йорты бик тиз популярлаша. Сөнни мөселманнар яшәгән барлык илләрдән укырга киләләр.

Укытуда традицион схоластика хакимлек итә. Баштарак дини агымнар ягыннан төрлелек күзгә ташлана: XIII гасырда исмәгыйлиләр, Урта гасырларда шигыйләр җыелса, XVIII гасырдан сөнни мөселманнар гына кабул ителә башлый.

Ректор (шәех-үл-Әзһәр) рөхсәте белән, шәкертләре булган һәркем укыта алган.

Мөселман руханилары, шәригать нигезендә хөкем итүче казыйлар, мәдрәсә мөгаллимнәре әзерләп чыгарган.

Күренеле укытучылар

Үзгәртеп кору

XIX гасырның II яртысында әл-Әзһәрне дөньяви фәннәр өйрәнә торган уку йорты итеп үзгәртеп кору башлана. 1961 елда (Мисыр президенты Габдел Насыйр заманында) университет итеп игълан ителә. Авыл хуҗалыгы, медицина, филология, химия, политехника, стоматология, фармацевтика, инженерлык, административ эшләр һәм сәүдә һ.б. дөньяви факультетлар ачыла.

Бүгенге көндә составында дини факультет та булган гадәти дәүләт университеты (академия). Хатын-кызлар да укый ала, алар өчен аерым көллият бар. Анда да ир-егетләр укый торган фәннәр укытыла. 11-17 яшьлек үсмерләр өчен әзерләнү курслары (мәдрәсә) эшли. Аларны мәҗбүри рәвештә каллиграфиягә өйрәтәләр.

Дәүләт уку йортына әверелгәч, студентлар өчен имтихан тапшыру тәртибе кертелә, укытучылар өчен гыйльми дәрәҗәләр билгеләнә, университетны тәмамлаучыларга диплом тапшырыла.

Бакалавриат, магистратура, аспирантурада укырга мөмкин[5].

Аурупаның берничә шәһәрендә филиаллары ачылган.

14 ел буе шәех Мөхәммәт Сәет Тантави ректор булып тора[6].

Әл-Әзһәрне тәмамлаучылар

Татарлар

һ.б.

Башкалар

Кызыклы факт

1932 елда язучы Гаяз Исхакый (1878-1954) Әл-Әзһәр университетында була һәм аннан алган тәэсирләре турында «Яңа милли юл» журналында «Мөселман илләрендә» мәкаләсен бастыра. Ул вакытта ректор (шәех-үл-Әзһзр) булып Әхмәт Мөхәммәт әл-Хәмиди тора[7].

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6
  • Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан:ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар

Моны да карагыз

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia