Намибиядә ислам
![]() Намибиядә ислам (ингл. Islam in Namibia, гарәп. الإسلام في نامبيا) ― Намибия Республикасында азчылык дине, илдәге тарафдарлары саны – 9 мең [1]. ТарихНамибия ― нигездә, христиан иле. Илдә тарафдарлары саны буенча кечкенә, әмма динамик үсештәге мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара. Мөселманнар саны2009 елда Намибиядә мөселманнар саны 3000 нән 5000 кешегә кадәр дип бәяләнгән [2]. 2011 елда, бәяләүләр буенча, илдә 9000 мөселман исәпләнә[3] күбесе Нама халкы. Нама халкының күпчелеге ― христианнар, шул ук вакытта ислам динендәге намалар Намибиядәге мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә [4]. Ислам, яһүд дине, буддизм һәм бәһаи диннәре белән беррәттән, Намибиядә иң зур азчылык диннәр булып исәпләнә, гомумән алганда, әлеге дин тарафдарлары Намибия халкының (2,5 млн, 2020 елга бәяләмә) ~ 1 % ын гына тәшкил итә. Намибия мөселман җәмгыяте үсешеНамибия мөселманнарының күпчелеге ― намаку (нама) этник төркеме вәкиле [5]. Бу, нигездә, ислам динен 1980 елда кабул иткән күренекле нама сәясәтчесе Джейкобс Сәлмән Дамир (Jacobs Salmaan Dhameer) тырышлыгы нәтиҗәсе дип санала [5]. Илдә беренче мәчет саналучы Соуэто ислам үзәгенә (Soweto Islamic Centre) 1986 елда нигез салынган һәм ул Катутурада урнашкан. 2009 елның май аена, илдә унике мәчет исәпләнә: алтысы – ил башкаласы Виндхукта, икесе – Замбези өлкәсе үзәге Катима-Мулило шәһәрендә, берсе ― илнең төп диңгез порты Уолфиш-Бейда һәм өчесе ― илнең төньягында элеккеге Овамболендта урнашкан [2]. Намибия ислам шәригать суды советы (Namibia Islamic Judicial Council) илнең иң төньягында, Ангола белән чиктәге Охангвена өлкәсенә керүче Ондобе (Ondobe) административ берәмлегендә урнашкан [6]. NIHA (Namibia Islamic Halaal Association, Намибия Ислам Хәләл ассоциациясе) ― Намибиядә хәләл сертификатлаштыру буенча иң өлкән орган (2001 елда оешкан), ул Көньяк Африкада һәм күп кенә Ислам дәүләтләрендә танылган. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia