Ростов өлкәсе
Росто́в өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округка керә. Өлкә үзәге – Тындагы Ростов шәһәре. Географик мәгълүматРостов өлкәсе Россия Европа өлешенең көньягында урнашкан. Көньяк-көнбатышта Азак диңгезенең Таганрог култыгы сулары белән юыла. Рельеф күбесенчә тигезлекләрдән гыйбарәт. Көнбатышта Донецк тәбәнәк таулар тезмәсенең көнчыгыш битләүләр (биеклек 253 мга кадәр), төньякта Дон тезмәсе, көньяк-көнчыгышта Ерген калкулыгы, көньякта Кума-Маныч иңкүлеге урнашкан. Файдалы казылмалар: тимер мәгъдәне, антрацит, коксланучы күмер, кварцит, акшар, төзелеш материаллары, аш тозы, табигый газ һ.б. Климат уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -5°…-9°, июльнең уртача температурасы +22°…+24°С. Уртача еллык явым — 400–650 мм. Вегетация дәвере 165—180 көн. Төп елгалар — Тын һәм аның кушылдыклары (Северский Донец, Сал, Маныч һ.б.). Каратуфрак, каштан, тозлак туфраклар таралган. Төлек, сайгак, көзән, йомран, кушаяк, бүдәнә, кыр тавыгы яши. Халык2002 ел
Эре шәһәрләр
Танылган шәхесләр
Административ бүленешШәһәр округлары
Районнар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia