Калмыкия
Калмыкия Республикасы (калмык. Хальмг Таңһч) — Россия Федерациясе эчендә булган республика. Көньяк федераль округына керә. Башкаласы — Әлиста шәһәре. Чиктәшлек
Калмыкия Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта Каспий диңгезе сулары белән юыла. Файдалы казылмалардан газ, нефть, ташкүмер, тоз, төрле төзелеш материаллары бар. Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы. Уртача температура гыйнварда -5°…-8° га кадәр, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык. Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл. Хайваннардан үр куяны, кимерүчеләр, бүре, төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл бөркете, тургай, дүдәк бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә Кара җирләр тыюлыгы бар. Административ бүленешШәһәрләрРайоннар
Мәдәният
ИскәрмәләрСылтамаларШулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia