Ямал-Ненец автономияле округы
Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында). Округның административ үзәге — Салехард каласы. Чиктәшлек
ГеографияЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан. Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн. Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто). Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган. Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай. Файдалы казылмалар
Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора. ТарихЯмало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә. 1977 елдан — автономияле округ. ДемографияЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км². Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010). Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши. Милли состав
ДинПравославиеИслам
Административ-территориаль бүленеш
Торак пунктлар
ИкътисадИкътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%). Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“». Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia