Байкал арты крае
Байкал арты крае (рус. Забайкальский край) — Россия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә. Административ үзәге — Чита шәһәре. ГеографияРелефта уртача биеклектәге таулар һәм аларны бүлеп торган үзәнлекәр күп. Төньякта таулар 3072 метргача күтәрелгән (Кодар тезмәсе). Көньякта иң Онон буе тигезлеге бар. Файдалы казылмалар: кургаш, алтын, полиметаллар, бакыр, молибден, вольфрам, тимер мәгъдәннәре, ташкүмер һәм көрән күмер, магнезит һ.б. чыганаклар бар. Климаты кискен континенталь. Кыш кояшлы, коры һәм суык. Гыйнварның уртача температурасы -26°…-33°С. Җәй җылы, кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+21°С. Елга 240–400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 120—160 көн. Күпьеллык туңлык киң таралган. Төп елгалар: Шилка һәм Аргун (Амур кушылдыклары), Хилок һәм Чикой (Селенга кушылдыклары), Олёкма һәм Витим (Лена кушылдыклары). Эре күлләр: Зур Леприндо, Леприндокан, Ничатка, Чита күлләре төрекме, Кенон, Зун-Торей, Барун-Торей. Минераль су чыганаклары бар. Байкал арты крае урта тайга һәм дала зонасында урнашкан. Туфраклар нигездә тау-тайга көлсу; далаларда каратуфраклар һәм кәстәнә туфраклар; тауара казанлыкларда болын-туңлык һәм болын-каратуфрак. Территориянең 67%ны урманнар (даурия карагачы, чыршы, эрбет, каен) алып тора. Урманнарда кеш, себер көзәне, тиен, көрән аю, селәүсен, төньяк боланы, изюбр һ.б., урманлы далада һәм далада бурсык, бүре, йомран, куян, һ.б. яши. Кошлардан суер, боҗыр, тукран, кәккүк, тургай, үрдәк, торна, дүдәк. Елгаларда балыкның сирәк очрый торган төрләре (омуль, мәрсин, таймән, алабалык һ.б.) бар. Өлкә территориясендә Даурия һәм Сохонда тыюлыклары бар. Халык
Административ бүленешБайкал арты крае 31 районга һәм 4 шәһәр округына бүленә. Районнар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia