Чукотка автономияле округы
Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округка керә. Административ үзәге — Анадырь шәһәре. Чиктәшлек
ГеографияЧукотка автономияле округы Россиянең төньяк-көнбатышында урнаша. Бөтен Чукотка ярымутравын били, кыйтга өлешеннән тыш берничә утравында да урнаша. Көнчыгыш Себер, Чукотка һәм Беринг дингезләре белән юыла.
Чукотка автономияле округы - чик буе зонасы. Чукоткага барыр өчен чит илле кешеләргә ФСБның рөхсәте кирәк. КлиматОкруг күбесенчә Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Шуңа күрә анда каты субарктик климат, кыш 10 ай уза. Гыйнварның урта температурасы -15...-39 °C, июльнең +5...+10 °C. Явымнар 200-500 мм ел эчендә. Файдалы казылмаларТабигый газ, нефть, алтын, күмер, аккургаш, вольфрам, терекөмеш. ТарихЧукотка милли округы 1930 елның 13 декабрендә Ерак Көнчыгыш крае составында барлыкка килгән. 1938-1951 елларда Хабарау краеның Камчатка өлкәсе составында булган. 1951 елда округ Хабарау краеның туры буйсынуына күчкән. 1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсенең составына керә; 1977 елда исемен Чукотка автономияле округына алыштыра. 1992 елда ЧАО Магадан өлкәсенең составыннан чыга. Халык
Шәһәрләр
Административ-территориаль бүленеш
Торак пунктларЧукотка автономияле округының эре торак пунктлары
ИкътисадЧукотка автономияле округы ТРП кеше башына буенча дүртенче урын ала (2008); икътисадның нигезе - алтын приисклары һәм рудниклар. СәнәгатьБилибино шәһәрендә АЭС эшли; Күмер чыгарыла, балык эшкәртү предприятеләре эшли. ТранспортКүбесенчә авиа- һәм диңгез буе транспорты. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia