Ненец автономияле округы
Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ненецкий автонмный округ, нен. Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең төньяк-көнбатышта урнашкан субъекты (Архангельск өлкәсе составында). Административ үзәге — Нарьян-Мар. ГеографияЧиктәшлек![]()
Ненец автономияле округы Көнбатыш Европа тигезлегенең төньякта, күбесенчә Поляр түгәрәге аръягында урнаша, Ак, Баренц һәм Кара диңгезләр белән юыла. Рельеф — күбесенчә тигезле. Еллгаларның иң зрусы — Печора, монда да аның тамагы урнаша. Утраулар — Колгуев, Вайгач. КлиматСубарктик; округның төньякта - аркткик климаты. Гыйнварның урта температурасы -12...-22 °C, июльнең — +6...+13 °C ТарихV—XIII гасырларда монда билгеләнмәгән печера (ненецча — сиртя) кабиләсе торган. Ненецлар бу җирләргә безнең эраның икенче меңъеллыкта килделәр. Бу вакытта да, Новгород ягыннан руслар килә; Новгородның хакимияте тулысынча 14-15 гасырларда урнаштырылган. 1478 елдан, Новгород җимерелгәннән соң, хәзерге Ненец АО территориясе Мәскәү дәүләтенә күчте. 1500 елында Семён Курбский хәрби экспедициясе Пустозерск крепостен салган. Бу шәһәр гасырлар дәвамында Мезеньнан Уралга кадәр административ һәм сәүдә үзәге булган. XVIII гасыр ахырыннан - ХХ гасырның башында хәзерге НАО территориясе Архангелск губерниянең Мезень һәм Печора өяз составына кергән иде. 1929 елда Төньяк край составында Ненец (Самоед) милли округы барлыкка килде. 1940 елда Воркута посёлогы Ненец АО-дан Коми АССР-га тапшырыла; 1954 елда округ составына Колгуев утравы тапшырылган. 1977 елда исемен Ненец автономияле округына алыштыра. Демография
Милли состав
Торак пунктларНенец автономияле округының эре торак пунктлары
Административ-территориаль бүленеш
Шулай ук карарга мөмкинИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia