Печора
Печора яки Пичура[1] (рус. Печора, коми Печӧра, нен. Санэро’’ яха) — Россиянең Европа өлешендә төньяк-көнчыгышында урнашкан елга. Озынлыгы 1809 км, бассейнның мәйданы 322 мең км². Төньяк Урал тауларыннан башланып, Печора түбәнлеге буйлап ага. Баренц диңгезенең Печора култыгына коя. Кар, яңгыр сулары белән туена. Октябрь-ноябрьдә боз белән каплана, май аенда боздан арына. Төп кушылдыклары — Уса, Лая, Шапкина, Щугор, Илыч (уң), Ижма, Кожва, Пижма, Силма, Сула (сул). Коелган урынында уртача су чыгымы 4100 м³/сек. Елга көймәләр йөреше Троицко-Печорскига кадәр, җәй һәм көз көне — Усть-Уньяга кадәр. Диңгез көймәләре Нарьян-Марга кадәр керә алалар. Балык тотыла. Бассейнында ташкүмер (Печора күмер бассейны), карамай (Ухта) һәм газ чыганаклары бар. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia