Иркутск өлкәсе
1937 елның 26 сентябрьдә нигезләнгән. Иркутск өлкәсенең губернаторы — Игорь Иванович Кобзев (2020 елдан). Канунбирү мәҗлесе 45 депутаттан тора, мәҗлеснең рәисе — Алекса́ндр Ви́кторович Веде́рников. ГеографияМәйданы 767,9 мең км². Урта Себер яссытаулыгының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта — Көнчыгыш Саян таулары, төньяк-көнчыгышта Төньяк Байкал һәм Патом таулыгы урнашкан. Чиктәшлек
Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмаларФайдалы казылмаларӨлкәдә зур ташкүмер чыганаклар да тупланган: Черемхау, Тулун бассейннарында. Күп нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ковыкта, Ангара-Лена, Ангара-Илим һәм Чикан газ; Югары Чона, Яракта, Дулисьма, Марково, Данилово нефть һәм газ чыганагы. КлиматКлиматы — кискен континенталь. ГидрографияКүлләрБайкал - иң зур күл Россияда. СусаклангычларИркутск, Братск, Усть-Илимск, Богучан (2013 елдан) сусаклангычлар бар. ЕлгаларАнгара, Лена, Ока, Иркут, Китой, Уда, Бирюса, Катанга, Мама, Витим h.б. ТуфракларТуңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, таулы, соры урман һәм кара туфраклар да бар. ҮсемлекләрУрманлылык - 70 %. ХайваннарНерпа - уникаль хайван Байкал күле кырында тора. ТыюлыкларӨлкәдә тыюлыклар оештырылган:
ТарихМоны да карагыз: Иркутск губернасы ХалыкТорак пунктлар
Милли составХалык исәбе 2408 мең кеше (2011), аларның 79,3 % шәһәрләрдә торалар (урбанизация каты). Руслар — 89,9 %, бурятлар — 3 %, украиннар — 2 %, татарлар — 0,9 % һ.б. Белоруслар, чуашлар, башкортлар, тофалар, эвенклар һ.б. да тора. Татарлар Иркутск (6,7 мең кеше), Ангарск (3 мең), Братск (2,3 мең), Черемхово (2,1 мең), Усолье-Сибирское (1,8 мең), Тайшет (1 меңләп) шәһәрләрендә, Усть-Орда бурят округында (4,4 мең), Залари, Нукут, Чуна, Оса районнарында яши. 6 татар, 23 катнаш торак пункты бар. ТарихыТатар халкы Себер татарларыннан һәм Идел-Урал регионыннан чыккан кешеләрдән тора. Иркутск өязенә күченгән татарларның беренче җәмгыяте 19 йөз уртасында оештырыла (Биликтуй һәм Новоямский авыллары). 19 йөз ахыры - 20 йөз башында Иркутск, Нижнеудинск шәһәрләрендә, Усолье-Сибирское, Черемхово, Залари, Голуметь, Александровский, Слюдянка, Култук, Зима, Тайшет авылларында, яңа җирләргә күченгән Кулиш, Тарея, Долгановский, Черемшанка, Харагун, Шаховская һ.б. торак пунктларда татар җәмгыятьләре оештырыла. Татар халкы ташкүмер шахталарында, төзелештә эшли; игенчелек, олаучылык, сәүдә белән шөгыльләнә. 1898 елда Иркутскида җамигъ мәчет ачыла, аның каршында ир балалар өчен мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп эшли. Татарлар урнашкан башка җирләрдә дә мөселманнарның гыйбадәт кылу урыннары, уку йортлары була. 1905-17 елларда Иркутскида Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыяте, «Бертуган Шәфигуллиннар һәм Әхтәмовларның сәүдә йорты» эшли. 1920-елларда Иркутск өлкәсе территориясендә 40лап татар мәктәбе, балалар йортлары (Иркутскида - 2, Нижнеудинск, Голуметь, Манзуркада - 1 әр), М. Вахитов исемендәге эшчеләр клубы һәм пионерлар коммунасы (Иркутск), китапханәләр, уку өйләре (Иркутск, Черемхово, Залари, Голуметь, Зима, Николаевский Завод) була. Хәзерге торышыХәзерге вакытта милли-мәдәни үзәкләр Иркутскида, Ангарскида, Черемховода, Усолье-Сибирскоеда, Братскта, шәһәр тибындагы Залари, Оса һәм Новонукутский посёлокларында; Халык иҗаты йортлары, төбәк этнографик-тарихы музее (Залари, Кулиш), «Бүләк» халык фольклор коллективы (Иркутск) эшли. Оса, Залари, Чунский районнары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Иркутск, Ангарск, Черемховода якшәмбе татар сыйныфлары эшли.[2] Иркутск өлкә мөселман җәмгыятенә теркәлгән 8 мөселман җәмгыяте керә (2004). 5ләп мәчет (Иркутск, Ангарск, Черемхово, Тайшет, Усолье-Сибирское, Оса, Шаховская һ.б.) эшли. ТофаларТофалар (карагаслар) төрки халык ул. Тофалар исәбе 700ләп кеше. Алар Түбән Удинск (Нижнеудинск) районда тора - Алыгҗер, Югары Гутара һәм Нерха. Административ-территориаль бүленешИркутск өлкәсе үз эченә 9 шәһәр округ һәм 33 муниципаль район ала. Хәзерге вакытта Иркутск өлкәсе 33 районга бүленә.
ИкътисадСәнәгатьнең төп тармаклары: таудан казып чыгару (ташкүмер, тимер рудасы, алтын, эслүдә, гипс, тоз, нефть, газ), машина төзү (авиатөзү), химия hәм нефть химиясе, агач эшкәртү hәм целлюлоза-кәгазь, урман химиясе. ЭнергетикаБратск, Иркутск, Мамакан, Усть-Илим ГЭСлары бар. Машиналар төзүИркутск авиатөзелеш завод эшли (ИАЗ, корпорация "Иркут"). Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгатеБратск һәм Усть-Илимск - агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате үзәкләр. Химия, газ hәм нефтьгаз химиясе сәнәгатеАнгарск - "Ангарск нефть химия компаниясе" (нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары). Алар бензин, кирәсин һәм нефтепродуктлар җитештерә. Саянск - "Саянскхимпласт" (полимерлар). Усть-Кут - "Иркутск полимерлары заводы" Башка сәнәгать төрләре
Транспорт
МәдәниятСпортТуризм һәм рекреацияИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia