Омск өлкәсе
Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Россия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009). Өлкәнең административ үзәге — Омск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә. 2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши. ГеографияЧиктәшлек
Омск өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган. КлиматӨлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм. ГидрографияБарлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишем, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче. ТарихУрта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына. Административ-территориаль бүленешРайоннарОмск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге
Өлкә әһәмиятендәге шәһәрләреӨлкәдә туган шәхесләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia