Ренат Шәвәлиев
Ренат Шәвәлиев (Ренат Нурислам улы Шәвәлиев) – артист, Санкт-Петербург Зур курчак театрында уйный. Тәрҗемәи хәле1987 елның 31 маенда Омск өлкәсендә туган. Омск шәһәренең 51- мәктәбен (2002), 10- музыка мәктәбен (2000), Омск музыка укуханәсен (2006), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең театр факультетындагы Руслан Кудашов остаханәсен (2011) тәмамлаган.[1] Академиягә укырга кергәнче, Омскида халык оркестры артисты, ансамбль артисты, баян укытучысы, концертмейстер, иҗади төркем җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан «Руслан Кудашов остаханәсе» труппасында, 2011 елдан Санкт-Петербург Зур курчак театрында иҗат итә. Иҗаты«Р. Шәвәлиев – бик музыкаль артист, матур тавышка ия. Музыкаль спектакльләрдә төрле пландагы җырлар башкара, баянда аккомпаниатор була. Укыган вакытта ук уннарча спектакльдә катнаша. Курчак һәм драма театры спектакльләрендә талантының төрле ягы ачыла.»[2] Кайбер спектакльләргә музыка да яза.[3] Спектакльләре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia