Батайск (рус. Батайск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Ростов өлкәсенең халык саны буенча алтынчы шәһәр. Тындагы Ростовның иярчен шәһәре.
Халык саны — 111 856 кеше (2010).[2]
Исем чыганагы
Батайск атамасы «Батыйсу» исемле кече елга исеменнән чыккан.[3]
География
Шәһәр Койсуг елгасында, Тындагы Ростовдан 15 километр көньяктарак урнашкан. Тимер һәм автомобил юллар төене.
Тарих
1779—1780 елларда казаклар тарафыннан нигезләнә.
1925 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1938 елда — шәһәр статусы бирелә.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 27 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 7 февралендә азат ителә.
Халык
Милли состав
Икътисад
Монтаж әзерләнмәләре заводы, энергомеханика заводы, тимер-бетон күпер корылмалары заводы, кирпеч заводы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.
Төзелеш җиһазларын ремонтлау, автокраннарны, автотагылмаларны җитештерү һәм ремонтлау ширкәтләре.
Батайск — Ростов сәнәгый төененең тимер юл йөкләрен сортлау үзәге. Россия көньягында металл ватыкларын җыя торган иң эре пункты.
Югары уку йортлары
- Россия дәүләт иҗтимагый университетының филиалы
- Ростов дәүләт икътисади университетының филиалы
Искәрмәләр
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2024 года — Москва: Росстат, 2024.
- ↑ 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-05
- ↑ http://www.xn----7sbabb9bafefpyi3bm2b9a2gra.xn--p1ai/about/detail.php?ID=425
- ↑ 4,0 4,1 4,2 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2013-12-05
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-12-05
- ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2013-12-05