Фумио Кисида
Фумио Кисида (яп. 岸田 文雄, 1957 елның 29 июле, Япония, Токио префектурасы, Сибуя) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2021 елның 4 ноябреннән Япония тышкы эшләр министры (2012—2017). Тәрҗемәи хәле1957 елның 29 июлендә Токио префектурасының Сибуя махсус районында туган. Әтисе һәм бабасы түбән палата әгъзалары булган элеккеге сәясәтчеләр, шулай ук элекке премьер-министр Киичи Миядзава ― аның ерак туганы. Башлангыч мәктәпне әтисе эшкә җибәрелгән Нью-Йоркта, 1982 елда Васэда университетын тәмамлаган. Long-Term Credit Bank of Japanда эшләгәннән соң, Вәкилләр палатасы әгъзасының секретаре була. Фумио Кисида беренче тапкыр Вәкилләр палатасына 1993 елның июлендә сайлана. Фумио Кисида Ясуо Фукуда кабинетында Окинава һәм Төньяк территорияләр (Курил утраулары), фәнни һәм технологик сәясәт, тормыш сыйфаты һәм дәүләт-хокук реформасы буенча дәүләт министры вазифасында эшләгән. Фумио Кисида Либераль-демократик фиркадән Вәкилләр палатасы депутаты булып тора. 2012 елның 26 декабрендә премьер-министр Синдзо Абэ кабинетында тышкы эшләр министры итеп билгеләнә [3]. Кисида Япония тышкы эшләр министры вазифасын сугыштан соңгы барлык дәвамчыларыннан озаграк биләгән. 2017 елның 3 августында, Синдзо Абэ кабинеты зур үзгәрешләр кичергәннән соң, тышкы эшләр министры вазифасыннан китә һәм Либераль-демократик партиянең сәяси советын җитәкли башлый. 2021 елның 29 сентябрендә Япония либераль-демократик партиясе рәисе итеп сайлана. 4 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, премьер-министр вазыйфасына керешә һәм үз кабинетын формалаштыра. Илнең яңа премьер-министрын раслау күбесенчә формаль характерда: Япония сәяси традициясе нигезендә, идарә итүче партия лидеры, кагыйдә буларак, ил премьер-министрына әверелә [4] . Сылтамалар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia