Акылбәк Жапаров
Акылбәк Жапаров, Акылбәк Үсенбәк улы Жапаров (кырг. Акылбек Үсөнбекович Жапаров, 1964 елның 14 сентябре, СССР, Кыргызстан ССР, Эссек-Күл өлкәсе, Рыбачье) ― кыргыз сәясәтчесе, Кыргызстанның II, V, VI чакырылыш Жогорку Кеңеш депутаты; 2нче класслы дәүләт хезмәте дәүләт киңәшчесе; Кыргызстанның атказанган икътисадчысы (2002), икътисад фәннәре докторы. 2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.)[1]. Тәрҗемәи хәле1964 елның 14 сентябрендә Кыргызстан ССР Эссек-Күл өлкәсенең Рыбачье (1993 елдан Балыкчы) шәһәрендә табиб Үсенбәк Жапаров һәм инженер Бегайым Сарынжиева гаиләсендә туган. ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге урта мәктәпне (1981), «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Фрунзе политехника институтын (1986, кызыл диплом белән), «финанс салым системалары, оешмалар менеджменты» белгечлеге буенча Бишкәк финанс-икътисад академиясен (2002) тәмамлаган. Кыргыз, рус, инглиз һәм төрек телләрен белә. 1986―1990 елларда ― Фрунзе политехника институты укытучысы, әлеге институтның комсомол комитеты секретаре. Сәяси эшчәнлеге1992―1993 елларда ― Кыргызстан Президенты Аппаратының яшьләр сәясәте мәсьәләләре бүлеге мөдире. 1993―1995 елларда ― Кыргызстан социал-демократик партиясе аппараты җитәкчесе, җаваплы сәркатибе. 1995―1996 елларда ― Кыргызстанның беренче вице-премьеры ярдәмчесе. 1996―1997 елларда ― КР Президенты каршындагы кыйммәтле кәгазьләр базары буенча Милли комиссия секретаре, әгъзасы. 1997―2000 елларда – КР Финанс министрлыгы каршындагы Дәүләт салым инспекциясенең түләүләрне эзләтеп алу идарәсе башлыгы. 2000―2005 елларда ― «Демократик көчләр берлеге» сайлау блогыннан Жогорку Кеңеш депутаты, «Кыргызстан төбәкләре» депутат төркеме әгъзасы. 2005―2007 елларда ― КР икътисад һәм финанс министры. 2007―2009 елларда ― КР икътисади үсеш һәм сәүдә министры. 2021 елның 1 июненнән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе урынбасары — Кыргызстан Республикасының икътисад һәм финанс министры. 2021 елның 13 октябреннән ― Кыргызстан Республикасы Министрлар кабинеты рәисе (12-13 октябрь ― в. б.) ― Кыргызстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе[2] [3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, кызлары Сәгадәт, Аҗар; улы Максат. «Салымнар: кичә, бүген, иртәгә», «Икътисадны модернизацияләү стратегиясе», «Кыргызстан икътисадын модернизацияләү» китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында кайбер мәкаләләр авторы. Кыргызстан Республикасының Жогорку Кеңеш депутаты Ирина Карамушкина белдерүе буенча, Акылбәк Жапаров ― берничә бина, шул исәптән, якынча бәясе 6 миллион долларлык «Damas» кунакханәсе хуҗасы[4]. Сылтамалар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia