Кайман утраулары
Кайман утраулары — Кариб диңгезендә, Вест-Индиядә Бөекбританиянең диңгезарты территориясе. Биләмә Зур Кайман, Кече Кайман һәм Кайман-Брак утрауларыннан гыйбарәт. Гомуми мәйданы 264 км. Халык саны — 54 397 кеше (2010[3], мулатлар, ак тәнлеләр, негрлар). Халыкның 80%-ы Зур Кайман утравында яши. Административ үзәк — Җорҗтаун шәһәре. Рәсми тел — инглиз теле. Халкының төп шөгыльләре — туристларга хезмәт күрсәтү, ташбакларны үстерү. Эре оффшор үзәге. Утрауларны 1503 елда Xристофор Колумб ачкан. ДиннәрКайман утрауларында христианнар күпчелекне тәшкил итә (67,8 % ы ― протестантлар, 14.1 % ы ― католиклар), атеистлар ― 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Бәһаи һ. б.) ― 7 %. Кайман утраулары кешеләре диндарлыгы белән аерылып тора: портлар якшәмбе һәм христиан бәйрәмнәрендә ябылалар. Ил башкаласы Джорджтаунда яһүд җәмгыятенең гамәлдәге синагогасы, мөселманнарның җайлашкан бинада мәчете, Бәһаи һәм Һинд динендәгеләрнең гыйбадәт кылу өчен урыннары бар [4]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia