Иске Таш мәчетBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет, Яңа Бистә мәчете) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты. [2]Яңа Татар бистәсендә урнашкан.
Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә.[2] 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930-елларда ябыла. Совет чорында бина мех фабрикасы склады, госпиталь, сәнгать мәктәбе өчен файдаланылган. 220 ел элек куелган 26 метрлы манарасы җимерелми калган. [2] 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый. Яңарту2023 елда федераль финанслау хисабына мәчетне яңарту-төзекләндерү эшләре алып барыла, 2023 елга инвестиция күләме якынча 50 млн сум тәшкил иткән. Фасад эшләре 2023 елның кышына кадәр, реставрация һәм эчке эшләр 2024 елның җәенә төгәлләнер, дип уйланыла. Мәчеттән ерак түгел аерым мәдрәсә һәм хәләл кафе төзелә. [2] 2023 елның июлендә, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе карамагындагы Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе тәкъдиме буенча һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә, Казан хакимияте мәчеткә Мехчылар (Меховщиков) урамындагы 2152 кв.м мәйданлы җир участогын файдалануга бирә.[4] Моны да карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia